Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данил Салихов әдәбиятка яшь язучыларның аз килү сәбәбен атады

“Яңа язучыларны эзләү – ул таудан алтын актарган кебек”, - диде язучылар берлеге рәисе.

Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов бүгенге көндә яшь язучыларның әдәбиятка аз килү сәбәбен атады. Бу турыда ул “Татар-информ”да уздырылган матбугат конференциясендә әйтте.

“Язучылар әдәбиятка нигә бик аз киләләр?” - дип бик еш сорыйлар миннән. Андый кешеләрдән мин: "Сез кайсы районнан? Әйтегез әле, менъеллык тарихы булган татар әдәбиятында сезнең яктан ничә язучы чыккан?" - дип сорыйм. Алар өч-дүртне генә саныйлар”, - диде Данил Салихов.

“Дөресен генә әйткәндә, язучы эзләү ул – таудан алтын актарган кебек. Менә без, аларны (яшь язучыларны – ТИ иск.) әдәбиятка китерер өчен, шул алтынны актарабыз да”, - диде Данил Салихов.

Аның сүзләренчә, әгәр берәр яшь язучы алтын кебек ялтырап китә икән, аңа район да, мәгариф министрлыгы да, язучылар берлеге дә ябыша. Шул конкурслар аша Ленар Шәехлар, Лилия Гыйбадуллиналар кебек яңа язучылар килеп чыккан. Шуннан соң алар сәләтле язучыларны халыкка күрсәтергә тырышалар.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев