Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Данис – халыкара бәйге җиңүчесе

Сәләтле балалар мәктәбендә укучыларның фәнни - тикшеренү, эзләнү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Укучылар халыкара Глобал лаборатория челтәрендә үзләренең эшчәнлекләрен алып баралар, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары белән дә дәрестән тыш эшчәнлек әлеге юнәлештә оештырыла. Укучыларның эзләнү өлкәләре дә төрлечә: туган төбәк тарихы, табигать могҗизалары, әдәби әсәрләрне анализлау, макетлар проектлау. Барлык...

Сәләтле балалар мәктәбендә укучыларның фәнни - тикшеренү, эзләнү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә. Укучылар халыкара Глобал лаборатория челтәрендә үзләренең эшчәнлекләрен алып баралар, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары белән дә дәрестән тыш эшчәнлек әлеге юнәлештә оештырыла. Укучыларның эзләнү өлкәләре дә төрлечә: туган төбәк тарихы, табигать могҗизалары, әдәби әсәрләрне анализлау, макетлар проектлау. Барлык таләпләргә җавап биргән, нинидедер яңалык алып килгән, кызыксынып, хыялланып эшләгән эшләр төрле конкурсларга, фәнни конференцияләргә җибәрелә. Шундый актив, кызыксынучан укучыларыбызның берсе - 4 сыйныф укучысы Данис Багавиев. Ул 28 февраль көнне "Ачыш" ("Открытие") Халыкара фәнни бәйгесенең финал этабында катнашып чыгыш ясады. Бәйге Казан федераль университетының Зур концертлар залында үтте. Даниснең композиторлар Алаһияр һәм Хөснулла Валиуллинар иҗатына багышлаган "Танылган якташларыбыз" эше "Яшь эзләнүче" номинациясендә 2 урын яулады (җитәкчесе методик эшләр буенча директор урынбасары Г.Н.Багавиева). Җиңүчегә диплом, сертификат һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев