Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Динә һәм Рафаэль Латыйповларның җәйләре бушка узмаган

-Җәйләребез бушка узмады, Аллага шөкер, - диде "Шәһри Казан" хәбәрчесенә Динә ханым хәлләрен белешеп шалтыраткач.

- Башта ураза тоттык, аннан соң Пенза өлкәсендә, Башкортстанда зур гастрольләр белән йөрдек. Күптән түгел генә үзем иҗат иткән "Сиңа багышлыйм" җырын тамашачыга тәкъдим иттек. Бик яратып кабул иттеләр. Моннан тыш, җәй көне ике җырыбызга ("Гомер үтсә дә" һәм "Әти кирәк") клип та төшердек.

Татарстанның атказанган артистлары Динә һәм Рафаэль Латыйповларның яраткан әби-бабай да икәнлеген газета укучыларыбыз белә торгандыр. Игезәк кызларының берсе Динара белән кияүләре Марат бүген алты яшьлек Хәлилне һәм кечкенә Хафизны тәрбияли. "Хафизыбызга дүрт ай булды. Үсәбез! Көннән-көн һөнәрләре арта. Ә менә икенче кызыбыз Илнара кияүгә чыкмады әле", - диде Динә ханым.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев