Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Динемне ник яратам?

Узган якшәмбедә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Нагорный бистәсендә «Иман нуры» мәчете белән берлектә «Ни өчен мин үз динемне яратам?» дип исемләнгән фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрде. Республика күләмендә беренче тапкыр уздырылучы әлеге мәртәбәле чарада башкалабыз, Сарман, Питрәч районнары, Чаллы шәһәре балалары – барлыгы 40ка якын кеше катнашты. Конкурсантлар арасында райондашларыбыз – Саба гимназиясе укучылары, кечкенәдән дини тәрбия алып үскән 9 яшьлек Аишә белән 11 яшьлек Камол Камоловлар да чыгыш ясады.

Бирелгән тема кысаларында укучылар алдан фәнни-тикшеренү эшен педагог яки ата-аналар белән бергә башкарып, үзләренең идея-дәлилләре нигезендә төзелгән проект эшләрен якладылар. Монда инде вәгазьче, ягъни ораторлык осталыгын да күрсәтерергә кирәк иде. “Кызыклы чыгышлар бар иде. Төрлечә әзерләнеп килүчеләрне күрдек, сабыйларның кечкенәдән дин нигезләрен шулай яхшы үзләштерүләрен күреп куандык, – дип фикерләре белән уртаклашты  Камоловларның әниләре Рәмзия ханым. – Күптөрле темалар кузгатылды: Аллаһыга мәхәббәт, күршеләрне хөрмәтләү, динебездә ятимнәргә булган мөнәсәбәт, мөселманнарның төрле бәйрәмнәргә карашы, әйләнә-тирә мохитне саклау... Барысын да яратып карадык, тыңладык. Оештыручыларга рәхмәт”, – диде ул. Призлы урыннар бу юлы Казан һәм Питрәч районы укучыларына бирелде. Райондашыбыз Камол Камолов “Тамашачылар мәхәббәте” призына лаек булды. Аишә дә активлыгы  өчен бүләкләнде.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев