Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасында җәйге каникулларны октябрьгә кадәр озайтырга тәкъдим иттеләр

Каникулларны озайту укучыларга һәм студентларга практик тәҗрибәне һәм теоретик белемнәрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен җәйге каникулны 1 октябрьгә кадәр озайтырга мөмкиннәр. Бу яшьләргә акча эшләргә һәм сентябрьдә ял итәргә барырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге инициативаны Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Парламентарий бу инициатива белән Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән. “Дәүләт Думасы депутаты буларак мин Россия буенча мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашулар уздырам. Аралашу вакытында укучылардан да, укытучылардан да җәйге каникулларны 1 октябрьгә кадәр озайту тәкъдиме еш була”, - диелгән хатта.

Голиковага мөрәҗәгатьтә депутат укучыларның һәм студентларның йөкләнеше зур булуын әйткән. Барлык имтиханнар да диярлек июль башында бетә һәм каникуллар нибары ике ай гына дәвам итә. Моннан тыш депутат фикеренчә, күпчелек укучылар һәм студентлар җәй көне эшләүне кулай күрә, ә каникулларны озайту аларга практик тәҗрибәне һәм теоретик белемнәрне ныгытырга ярдәм итәчәк.

Фото: Салават Камалетдинов/архив

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев