Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт һәр кешегә акча түләргә тиешме [сораштыру]

Вәт, ичмасам, яңалык! Швейцариядә һәр кешегә ай саен чама белән 2250 мең евро түләмәкчеләр. Бу акча кеременә, кайда эшләвенә карамастан, һәр кешегә каралган. Шул уңайдан июль аенда референдум узачак. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәсенә караганда, дәүләт зур сумма түләсә дә, кешеләр эшләүләрен дәвам иттерәчәк. Халыкның бары 2 проценты гына, бу канун гамәлгә...

Вәт, ичмасам, яңалык! Швейцариядә һәр кешегә ай саен чама белән 2250 мең евро түләмәкчеләр. Бу акча кеременә, кайда эшләвенә карамастан, һәр кешегә каралган. Шул уңайдан июль аенда референдум узачак. Социологик тикшеренүләр нәтиҗәсенә караганда, дәүләт зур сумма түләсә дә, кешеләр эшләүләрен дәвам иттерәчәк. Халыкның бары 2 проценты гына, бу канун гамәлгә керсә, эшләмичә өйдә утырасын белдергән. Ә сез ничек уйлыйсыз: дәүләт һәр кешегә акча түләргә тиешме? Сезгә акча түләсәләр, эшегезне ташлар идегезме?

Гөлназ Бәдретдин, журналист:


- Дөрес дип саныйм. Кешеләрне бүлә башласалар, нинди критерийларга нигезләнеп эшләүләрен күз алдыма китермим. Һәр кеше салым түли бит, димәк, аның да дәүләт акчасында өлеше бар. Россия - нефть һәм газга бай ил. Казылма байлыклар - аерым кеше түгел, ә халык хәзинәсе. Аннан һәр кешегә өлеш чыгарга тиеш. Дәүләт акча түләсә дә, эшемне ташламас идем, аның каравы үземне ышанычлырак хис итәр идем. Бу гамәл минем дәү­ләт­кә кадерле булуымны аң­ларга мөм­кинлек бирәчәк. Авырганда да, аз түләрләр инде, дип борчылып ятмам, кыскартуга эләккән очракта да, дәү­ләтнең ярдәме бар бит, дип тыныч булыр идем. Акча күбрәк булган саен кешенең мөмкинлекләре арта, яшәү дәрәҗәсе яхшыра, хуҗалык проблемалары бе­лән вакланмый, үзен бәхет­ле­рәк хис итә, димәк, дәү­ләткә дә файданы күбрәк китерә ала.

Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:


- Бай гарәп илләрендә кешеләр күптән дәүләт хисабына яши, анда мигрантлар гына эшли. Һәр туган балага зур суммада хисап ачыла. Швейцария дә, башка бай илләрнең дә мондый адымы кызыктыра. Әлегә Россиядә бу мөмкин түгел. Россия болай да көчсез­ләнде, нефть бәясе төште, төрле чикләүләр бар. Сугыш ветераннарына, инвалидларга, пенсионерларга каралган түләүләр сакланып калса да яхшы әле. Әмма мин Швейцариягә китмәс идем. Беренчедән, андый мөмкинлегем юк, икенчедән, эш таба алмам дип куркам. Дәүләт акча түләсә дә, эшкә йөрмичә яши алмыйм. Минем Татарстанда яшисем килә, аның да бай республика булуын телим.

Эльза НӘБИУЛЛИНА, укытучы:


- Һәр кеше дәүләттән акча алырга лаеклы түгел. Россиядәге чынбарлыкны кү­залласаң, монда эчке­челәр, наркоманнар да күп, алар эшләмичә, кешеләр­нең салым акчасына, кәеф-сафа корып ятачакмы? Мин моңа каршы булыр идем. Россиядә андый түләүләр булса, эшләүче дә калмас кебек. Швейцариядә фи­керләү рәвеше, халык­ның кыйммәтләре үзгәрәк. Ке­шегә балигъ булганчы ниндидер түләү каралырга һәм аны билгеле максатларда гына куллану мөмкиндер. Ә эшләмичә акча алып яшәр­гә теләүчеләр җәм­гыятендә бу реаль хәл түгел. Дәүләткә дә акча каяндыр килергә тиеш бит.


Илнар ЗИННӘТУЛЛИН, "Туган авылым" мәчете имамы:


- Безнең җәмгыятьнең менталитеты Европада яшәү­челәрнекеннән нык аерыла. Андагы кешеләр, без дәүләткә бурычны кайтарабыз, дәүләт үсешенә өлеш кертәбез, дип фикер йөртеп хезмәт итә, ә Рос­сия­дә халык эшкә акча эшләргә бара. Европалыларда җа­вап­лылык хисе дә нык, салымнарын яшер­миләр, урламыйлар. Ә бездә бушка акча килеп торса, бармакка бармак сукмаячаклар. Россия халкы эш­ләргә яратмый. Алдынгы дәү­ләт­ләр халкын уйлап эш итә. Чынында кеше дәүләткә түгел, дәүләт кеше­ләргә хез­мәт итә. Элеккеге ислам дәү­ләтләрендә дә кеше­ләргә, аеруча авыр хәлдә булучыларга дәүләт ярдәм иткән. Бу - исламның бурычы да. Акча түләсәләр дә эшләр идем, кешенең һө­нәре, эше булырга тиеш.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X