Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Хворостовский вафат булган

2015 елда танылган опера җырчысы Дмитрий Хворостовскийның баш миендә яман шеш булуы ачыкланган. Ул Лондонның онкология үзәкләренең берсендә химиотерапия үткән.

Җырчы дәвалану курсы узганнан соң, 2015 елның августында кабат сәхнәгә кайта. Тик узган елның декабрендә аның хәле тагын начараеп китеп, ул гастрольләрен туктата.


Дмитрий Хворостовский 16 октябрьдә Красноярскида туган. Танылу аңа 1989 елда «Певец мира» дигән халыкара конкурста җиңгәннән соң килә.  1995 елда аңа Россиянең халык артисты исеме бирелә. Шулай ук Александр Невский ордены (2015) һәм «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» (2017) IV дәрәҗә ордены белән бүләкләнгән.

Фото: ria.ru

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев