Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дмитрий Медведев китапханәчеләргә котлауларын җиткерде

Котлау телеграммасы РФ Хакимияте сайтында бастырылган.

Россия Федерациясе Хакимияте җитәкчесе Дмитрий Медведев китапханә эшендә катнашучы барлык хезмәткәрләрне Бөтенроссия китапханәләр көне белән тәбрик итте. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, котлау телеграммасы РФ Хакимияте сайтында бастырылган. 

 

"Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Без бүген үзләрен бик мөһим эшкә - китапханә эшчәнлегенә багышлаучыларны хөрмәтлибез. Китапханәләр мәдәни-белем бирү һәм мәгълүмати үзәкләргә әверелә, кызыклы программалар, проектлар тормышка ашырыла. Балалар да, өлкәннәр дә биредә белем ала, фән белән шөгыльләнә. Ә иң мөһиме сезнең укучыларыгызның китапка кызыксынуы арта", - диелә Дмитрий Медведев телеграммасында. 

 

Министрлар кабинеты җитәкчесе совет чоры һәм Россия филологы, культуророгы һәм сәнгать белгече, профессор Дмитрий Лихачевның китап ул кешелек мәдәниятенең иң бөек уйлап табуы дигән сүзләрен китерә. "Шуңа да теләсә нинди ил мәдәниятенең иң мөһим өлеше, ничек кенә сәер булмасын,  ул - китапханәчеләр", - дип яза Дмитрий Медведев. 

Фото: http://www.tatar-inform.ru
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X