Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк

Реанимация белән төп медицина пункты Җанатарлар фестивале мәйданында булачак.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена”да тамашачылар өчен клиника эшләячәк. Реанимация белән төп медицина пункты Җанатарлар фестивале мәйданында булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов хәбәр итте.

“18 мобиль бригада трибуналарда булачак. Биредә FIFA таләпләре буенча эшләячәкбез. Без берничә тапкыр өйрәнүләр, күнекмәләр уздырдык. Табиблар белән радиоэлемтә ярдәмендә хәбәрләшәчәкбез”, — диде Илдар Фатыйхов.

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена” стадионында 11 медицина пункты, шул исәптән тамашачылар өчен төп клиника эшләячәк. 20 мобиль медицина бригадасы, 16 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булачак.

Җанатарлар фестивале мәйданында биш урынга реанимация кровате булган төп медицина пункты ачылачак, биш мобиль медицина бригадасы, шулай ук биш ашыгыч медицина ярдәме бригадасы булачак.

Медицина пунктларында табибларга чит телләрне белүче волонтерлар ярдәм итәчәк.
 

Фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев