Ел башыннан караклык очраклары арткан
Яңалыклар

Ел башыннан караклык очраклары арткан

Ел башыннан караклык очраклары арткан. Җинаятьчеләр бер үк схема буенча эшли - кемгә дә булса туганы яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар, юл-транспорт һәлакәтенә очраулары турында хәбәр итәләр һәм проблеманы чишәр өчен акча кирәк булуын әйтәләр. Киң таралган икенче ысул да бар: җинаятьчеләр корбаннарының өйләренә килә. Алар күбрәк пенсия...

Ел башыннан караклык очраклары арткан.

Җинаятьчеләр бер үк схема буенча эшли - кемгә дә булса туганы яисә хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар, юл-транспорт һәлакәтенә очраулары турында хәбәр итәләр һәм проблеманы чишәр өчен акча кирәк булуын әйтәләр.

Киң таралган икенче ысул да бар: җинаятьчеләр корбаннарының өйләренә килә. Алар күбрәк пенсия яшендәгеләрне сайлый. Фатирга үткәннән соң, җинаятьчеләр үзләрен социаль хезмәткәр, дип таныштыра. Карт-карчыкларны: «Тиздән акча үзгәрә, искеләрен яңа үрнәктәге акчага алмаштырырга кирәк», - дип алдый.


Нет комментариев