Эш урыны имин булсынга
Эш урыны имин булсынга
Район прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, 2022 елның 1 мартыннан Россиянең Хезмәт кодексына үзгәрешләр керде. Үзгәрешләрнең нигезендә эш урыннарында иминлек шартлары тудыру ята. Хәзер эш бирүче элеккеге кебек телдән генә инструктаж үткәрә алмаячак. Бар да кәгазьгә теркәлгән булырга тиеш. Җитәкченең шәхси иминлек чаралары белән тәэмин ителмәгән эшчедән вазифаларын башкаруны таләп итәргә хокукы юк. Эштә хезмәткәр кечкенә генә җәрәхәт алса, тәне күгәрсә, эш бирүче моның килеп чыгу сәбәпләрен тикшерергә тиеш була. Ә эш бирүче аларны теркәми икән, җаваплылык аның өстендә булачак. Яңа закон гамәлгә кергәч, эш урыннарында хәтта видео, фото, аудиокүзәтү дә куелырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев