Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эш вакытында акча санамыйлар

Илдә яшәүче һәр өч кеше­нең икесе, хезмәт хакы кү­лә­менә карамастан, үз эшен ярата. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзә­­ге үткәргән сораштыру барышында әнә шул ачык­ланган. Акчасыннан биг­рәк, сайлаган һөнәрен үз итү­челәр миллионлы шә­һәрләрдә һәм авылда күбрәк.

Сораштыруда катнашу­чы­ларның нибары 21 проценты эшен алмаштыру телә­ген белдергән. Яхшырак хез­мәт хакы тәкъдим итсәләр, әлбәттә. Үз эшен яратып башкаручылар Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр арасында күбрәк. Бу аңлашыла да: әлеге шәһәрләрдә хезмәт хакы күләме дә башкалар белән чагыштырырлык түгел. Ил башкаласында яшәүчеләр­нең 86 проценты һөнәренә тугры булуын әйткән. Ә авылда исә хезмәттән курыкмыйлар. Шуңа күрә дә сала хал­кының 85 проценты чамасы үз эшен яратуын бел­дергән. Алар һөнәр алмаштыру турында уйламый. Хәер, авылда булган эш тә бик кадерле.


Ни өчен теге яки бу һө­нәрне сайладыгыз, дигән сорауга респондентларның өч­тән бере диярлек, шартлар шу­­лай туры килде, дип җавап биргән. Тагын шул кадәресе балачак хыялын чынга ашырган. Илдә яшәүчеләрнең 17 про­центы, эштән бигрәк, хез­мәт хакы күләменә игътибар итә икән. Сораштыруда катна­шучыларның 15 проценты яше­­реп-нитеп тормаган: “Баш­­ка сайлау мөмкинлеге юк иде”, – дип кенә җавап­лаган. Илдә яшәүчеләрнең 7 процен­ты гаилә традиция­лә­рен дә­вам иттерә, 5 проценты һө­нәр сайлаганда туганнары һәм дуслары фикеренә колак салган.


Соңгы тапкыр мондый сораштыру ике ел элек үткә­рел­гән булган. Ул вакытта да тик­шерү нәтиҗәсе шундый ук диярлек. Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәгенең бүлек җитәкчесе Юлия Баскакова фи­керенчә, барысы да безнең үзаңыбызга бәйле. “Илдә яшәү­­­челәрнең күбесе, намуслы хезмәт матди байлыктан өс­тенрәк дип саный”, – дигән ул.

Фото: https://pixabay.com | jackmac34

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X