Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләүче пенсионерларның пенсияләре кабат исәпләнде

Агымдагы елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кабат исәп-хисап ясалды. Шунысын да әйтергә кирәк, кабат исәпләү 2015 ел башыннан алып үткәрелде. Бу безнең районда эшләүче 2077 пенсионерга кагылды һәм аларның пенсияләре минималь сумма - 1 сумнан алып, максималь сумма - 857 сумга кадәр артты. Ягъни пенсиясе 857 сумга арткан пенсионер,...

Агымдагы елның 1 августыннан эшләүче пенсионерларның пенсияләренә кабат исәп-хисап ясалды. Шунысын да әйтергә кирәк, кабат исәпләү 2015 ел башыннан алып үткәрелде. Бу безнең районда эшләүче 2077 пенсионерга кагылды һәм аларның пенсияләре минималь сумма - 1 сумнан алып, максималь сумма - 857 сумга кадәр артты. Ягъни пенсиясе 857 сумга арткан пенсионер, гыйнвар- июль айларына да кабат исәпләүне кертсәң, 5999 сум өстәмә акча алачак дигән сүз. Пенсия фондының Саба һәм Теләче районнары идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Фәридә Якупованың әйтүенчә, әлеге максатларга барысы 1,4 миллион сум акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев