Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшмәкәрләр колагына: “Лизинг-Грант” программасы буенча конкурслы сайлап алуга документлар алу дәвам итә

Татарстан Республикасында Икътисад министрлыгы үткәрә торган "Лизинг-Грант" программасы буенча конкурслы сайлап алуга документлар алу дәвам итә. Конкурслы сайлау тәртибе министрлыкның рәсми сайтында "Развитие и поддержка малого и среднего предпринимательства" бүлегенә урнаштырылган. Әлеге программа нигезендә акчаның 30 проценты авыл эшмәкәрләренә, гаилә фермаларын үстерүгә бирелә. Россия һәм чит ил товар җитештерүчеләре техникасы...

Татарстан Республикасында Икътисад министрлыгы үткәрә торган "Лизинг-Грант" программасы буенча конкурслы сайлап алуга документлар алу дәвам итә. Конкурслы сайлау тәртибе министрлыкның рәсми сайтында "Развитие и поддержка малого и среднего предпринимательства" бүлегенә урнаштырылган. Әлеге программа нигезендә акчаның 30 проценты авыл эшмәкәрләренә, гаилә фермаларын үстерүгә бирелә. Россия һәм чит ил товар җитештерүчеләре техникасы һәм җиһазлары лизингка 1-5 ел срокка лизинг килешүләре нигезендә субсидияләү тәртибендә бирелә. Аның суммасы эшмәкәр булып теркәлгәннәренә бер елдан артмаган субъектларга лизинг килешүенең 45 процентын тәшкил итә, әмма бер миллион сумнан артмый. Теркәлеп бер елдан артык эшләүчеләргә лизинг килешүе суммасының 30 процентын тәшкил итә, 3 миллион сумнан артык була алмый.

Программада эшләүчеләр саны 250дән артмаган кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары (крестьян-фермер хуҗалыкларын, шәхси эшмәкәрләрне, авыл хуҗалыгы кооперативларын кертеп) катнаша ала.

Барлык сораулар белән Икътисад министрлыгының эшмәкәрләргә булышлык итү департаментына финанс-хокук консультацияләр бүлегенә (тел: 8843 524-90-90, адресы 424021, Казань, ул. Московская, 55) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев