Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эзмәдә "Путин балалары" килешкә мәктәпне яңарталар

Татарстанда инде өченче төзелеш сезоны 30 ел һәм аннан да күбрәк хезмәт иткән мәктәп биналары төзекләндерелә. Капиталь ремонтка бюджеттан ел саен 1 миллиард сум акча бирелә. Шушы программа нигезендә районыбызда 2012-2013 елда гимназия һәм Сатыш урта мәктәбе биналары төзекләндерелде. Быел исә исемлеккә 1984 елда төзелгән Эзмә урта мәктәбе кертелде. Капремонт...

Татарстанда инде өченче төзелеш сезоны 30 ел һәм аннан да күбрәк хезмәт иткән мәктәп биналары төзекләндерелә. Капиталь ремонтка бюджеттан ел саен 1 миллиард сум акча бирелә. Шушы программа нигезендә районыбызда 2012-2013 елда гимназия һәм Сатыш урта мәктәбе биналары төзекләндерелде. Быел исә исемлеккә 1984 елда төзелгән Эзмә урта мәктәбе кертелде.

Капремонт бик колачлы, 26 миллион сумлык, ә вакыт чикле, яңа уку елына өлгертергә кирәк. Шуңа күрә җаваплылыгы чикләнгән "159нчы" җәм­гыяте төзүчеләре эшне февральдә үк башладылар. "Бина җылытылып, металл сайдинг белән тышланды, хәзер эчтән стеналар ламинирланган гипслы картон белән каплана. Идәнгә җәелгән линолеум, ишекләр, электр чыбыклары тулаем алыштырыла. Түшәм асылмалы булачак. Тәрәзәләрнең дә 50 процентын яңартачакбыз, агач кысаларга утыртылган пыялалар куячакбыз, пластик түгел. Шулай ук ашханә ягы санузеллары да санитар нормаларга туры китереп үзгәртелә. Душы да булачак. Хәзер төзекләндерүдә 18 кеше эшли,- ди прораб Алмаз Сөнгатуллин.

Гомумән, мәктәп биләмәсе зур төзелеш мәйданын хәтерләтә. Төп белән беррәттән остаханә, котельня, гараж да ремонтлана. Территория заманча койма материалы белән әйләндереп алынган. Керү юлларына брусчатка җәелә. Эшнең барышы мәктәп директоры Айнур Шәймәрдановның көндәлек контролендә. "Ремонт, чыннан да, киң колачлы. Шушы чыгымнарның яртысын район бюджетыннан каплауны хакимият үз өстенә алды. Бер эшкә алынгач, мәктәпне бар яктан тәртипкә китерүгә зур суммалар тотыла. Моның өчен район җитәкчеләренә педколлектив белән рәх­мәт­­лебез. Ремонт безгә зур җаваплылык өсти, белем бирүдә, спортта, сәнгатьтә күрсәткечләрне яхшыртырга бурычлыбыз. Әлбәттә инде, яңартылган бинаны кадерләп тотасы. Ламинир стеналар аеруча саклык сорый"- ди ул. Директорны беренче сыйныфка быел 22 бала киләчәге дә куандыра. Димәк, укучылар саны артачак. Быел беренчегә баручыларны шаяртып "Путин балалары" дип йөртәләр икән. Ягъни Ана капиталы бирелә башлагач туган балалар мәктәпкә барыр яшькә җиткән. Алдагы елларда да демографиядә уңай динамика сакланачак.

Мәктәпләренең 1 сентябрь­гә өр-яңадан салынгандай үзгәрәчәгенә укучылар да шат.

-Ремонт уку беткәнче үк башланган иде. Бер читенлеге дә булмады. Миңа мәктәпнең ерактан ук матур булып күренүе аеруча ошый. Үзенә тартып тора,- ди IX сыйныфка күчкән Эльза Иванова.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев