Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: светофорның кызыл төсенә юл аркылы чыккан ирне машина бәрдергән

Казанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча 50 яшьләрдәге ирне "Лада Калина" автомобиле бәрдергән. Бүген Казанның ЮХИДИ пропаганда төркеме хәбәр иткәнчә, хәл сәгать 21.10 Пушкин урамында булган. 20 яшьлек машина йөртүче Горький урамы ягыннан Бутлеров урамына таба хәрәкәт иткән. Егетнең тизлеге зур булган, чөнки җәяүле куркыныч җәрәхәтләр алган. Шул ук...

Казанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча 50 яшьләрдәге ирне "Лада Калина" автомобиле бәрдергән.

Бүген Казанның ЮХИДИ пропаганда төркеме хәбәр иткәнчә, хәл сәгать 21.10 Пушкин урамында булган. 20 яшьлек машина йөртүче Горький урамы ягыннан Бутлеров урамына таба хәрәкәт иткән. Егетнең тизлеге зур булган, чөнки җәяүле куркыныч җәрәхәтләр алган. Шул ук вакытта 50 яшьләрдәге ир светофорның кызыл төсенә юл аркылы чыга торган булган.

Хастаханәгә китерелгән җәяүле алган җәрәхәтләрдән сәгать 22.20 җан биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев