Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 19 февраль 2014 яңалыклары

    • 19 февраль 2014 - 13:00
      Сабада чаңгы ярышлары үткәрелә: һәр оешмадан 5 кеше катнаша
      22 февраль көнне районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре, 2 мартта оешма-предприятие, учреждениеләрнең физик культура коллективлары арасында чаңгыда узышу буенча шәхси команда ярышлары үткәрелә. Ярышлар Лесхозның чаңгы трассасында уза, һәр коллективтан 5 кеше (шулар исәбеннән 1 җитәкче, 2 ир-ат, 2 хатын-кыз) катнаша. Чаңгычыларны теркәү сәгать 9да башлана.
    • 19 февраль 2014 - 12:33
      Фаҗига: светофорның кызыл төсенә юл аркылы чыккан ирне машина бәрдергән
      Казанда үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча 50 яшьләрдәге ирне "Лада Калина" автомобиле бәрдергән. Бүген Казанның ЮХИДИ пропаганда төркеме хәбәр иткәнчә, хәл сәгать 21.10 Пушкин урамында булган. 20 яшьлек машина йөртүче Горький урамы ягыннан Бутлеров урамына таба хәрәкәт иткән. Егетнең тизлеге зур булган, чөнки җәяүле куркыныч җәрәхәтләр алган. Шул ук...
    • 19 февраль 2014 - 10:58
      Районның кайбер җәмгыятьләрендә ноябрьдән бирле хезмәт хаклары алмаганнар
      Гражданнар тарафыннан башкарылган эш өчен тиешле хезмәт хакын вакытында алуга законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау - прокуратура күзәт­челегенең өстенлекле юнә­леше булып тора. РФ Хезмәт кодексы нигезендә хезмәт хакы айга ике тапкыр түләнергә тиеш, ә Конституция мәҗбүри хезмәтне тыя һәм хезмәт өчен федераль законда билгеләнгән минималь күләмнән кимрәк булмаган түләүне гарантияли....
    • 19 февраль 2014 - 09:36
      Районда "Татар егете" бәйгесенең зона турлары бара
      «Татар егете» бәйгесе хәзерге заман егетләренә әдәп, әхлак тәрбиясе бирү, яшь буынга татар халкының гореф-гадәтләрен кайтару, миллилеген саклап калу, үсеп килүче яшь буынга эстетик тәрбия бирү, егетләрне гаилә тормышына хәзерләү максатыннан оештырыла. Татар егетләре иң элек зона турларында көч сынаша. Ярышлар Түбән Шытсу, Олы Арташ, Иләбәр авыл җирлекләрендә үтте. Финал...
    • 19 февраль 2014 - 09:29
      Саба халкы борчыган сорауларына җавап алды
      3 февральдә Саба шә­һәр һәм Юлбат авыл җирлекләрендә җыеннар булды. Аларда Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, аларның урынбасарлары, бүлек башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләре халык белән очрашты. Саба шәһәр җирлеге җыенына килүчеләрне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы белән каршы алды. Аннары Саба шәһәр җирлеге...
    • 19 февраль 2014 - 09:20
      Саба мунчасына атнасына уртача 36 кеше йөри
      Узган җомгада районыбызның торак-коммуналь хуҗалыгының 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышлап үткәрелгән күмәк җыелыш үтте. Җылылык, су белән тәэмин итү, канализация, каты көнкүреш кал­дыкларын чы­гару, кышкы чорда урамнарны кардан арындыру, төзекләндерү - шул максаттан күптармаклы пред­приятие ел саен зур суммалар сарыф итә. Былтыр да күп эш башкарылган. Кибәче авыл советы бинасына,...
    • 19 февраль 2014 - 04:50
      "Бердәм рәвештә илебез данын яклап, зур батырлык үрнәге күрсәттегез"
      Әфганстаннан совет гас­кәр­ләре чыгарылуга 25 ел тулуга багышланган чара­ларның тантаналы өлеше 15 февральдә Балалар иҗат үзәгендә үтте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән видеофильм, андагы туплар шартлавы Әфган сугышы ветераннарының йө­рәк яраларын, күңелдәге утлы хатирәләрне яңадан кузгатып, әрнетеп куйды. Әлеге елларның шаукымы сугышчылар күңелен­дә һаман да яши, төшкә кереп тетрәндергән чак­лары да...
    Реклама