Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бердәм рәвештә илебез данын яклап, зур батырлык үрнәге күрсәттегез"

Әфганстаннан совет гас­кәр­ләре чыгарылуга 25 ел тулуга багышланган чара­ларның тантаналы өлеше 15 февральдә Балалар иҗат үзәгендә үтте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән видеофильм, андагы туплар шартлавы Әфган сугышы ветераннарының йө­рәк яраларын, күңелдәге утлы хатирәләрне яңадан кузгатып, әрнетеп куйды. Әлеге елларның шаукымы сугышчылар күңелен­дә һаман да яши, төшкә кереп тетрәндергән чак­лары да...

Әфганстаннан совет гас­кәр­ләре чыгарылуга 25 ел тулуга багышланган чара­ларның тантаналы өлеше 15 февральдә Балалар иҗат үзәгендә үтте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе әзерләгән видеофильм, андагы туплар шартлавы Әфган сугышы ветераннарының йө­рәк яраларын, күңелдәге утлы хатирәләрне яңадан кузгатып, әрнетеп куйды. Әлеге елларның шаукымы сугышчылар күңелен­дә һаман да яши, төшкә кереп тетрәндергән чак­лары да еш була.

Районыбызда яшәүче 86 әфган сугышы ветеранының бәйрәм чарасында 70е катнашып, күңелдәге хатирәләре белән уртаклаштылар, хәл-әхвәл белештеләр. Җанда газап булып яшәгән сагышлы кичерешләр хакында уртаклашыр сүзләре күп иде аларның. Сугышчы-интернационалистларны район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов тәбрикләп, илебез өчен батырлык үрнәге күрсәткән ир-егетләргә ти­рән ихтирамын белдерде.

"Бүгенге датаны зур бәйрәм дип карау да дөрес булыр, илгә исән-имин әйләнеп кайтканнар өчен, әлбәттә, бүген - зур бәйрәм. Сез бердәм рәвештә илебез данын яклап, зур батырлык үрнәге күрсәттегез. Күңелегездә төзәлмәс газап китергән яраларны җиңеп, төрле тармакларда намуслы хезмәт итәсез. Киләчәктә дә тормышыгызда нык, көчле булып, балалар, оныклар өчен үрнәк булып яшәгез". Әфган җирендә гомерләре өзелгән һәм аннан алган тән яраларыннан кайткач һәлак булган райондашларыбыз ис­­тәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Равил Гасыймов әфган сугышы ветераннарына 25 еллык уңа­еннан истәлек медальләре тап­шырды.

Шулай ук әле­ге медальгә 1979 елда Әф­ган­станның Шиберган шә­­һәрендә "Дҗаркудук" заводы төзелешендә катнашкан Шәмәрдәндә яшәүче Гөл­зифа һәм Ришат Нурис­ламовлар лаек булды. Сугышчы-ин­тер­­националист­ларны райо­ны­бызның әфганчылар берлеге рәисе Илшат Әхмәтшин котлады. Илшат Зиннур улына "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге исеменнән партия эшчәнлегендәге активлыгы өчен Мактау грамотасы тапшырылды.

Республика хәрби комиссариатының Саба һәм Теләче районнары бүлеге начальнигы Фәнис Закиров та үз чыгышында хәрби бурычларын батырларча үтәгән сугышчыларга зур ихтирамын һәм изге теләкләрен җиткерде.

"Место подвига - Афганистан" дип аталган республика конкурсында җиңгән Саба гимназиясе укучысы Гөлназ Вәлиевага Татарс­тан хәрби комиссариатының Мактау Грамотасы һәм район үзәк китапханәсенә Рәхмәт хаты тапшырылды. Бәйрәм ча­расы район мәдәният йорты хез­мәткәрләренең музыкаль чы­гышлары белән үрелеп алып барылды. Күркәм традиция буенча әфганчы-сугышчылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар обелискы һәм әфганчылар истәлегенә куелган монумент-һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр салдылар. Һәркемнең телә­ге бер: күктә ул көнне гөр­селдәгән автомат тавышын истәлекле вакыйгалар уңаеннан гына ишетергә туры килсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев