Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лесхоз бистәсендә ветеринария участогы ачылды [фоторепортаж]

Лесхоз бистәсендә ветеринария участогы ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Рәис Миңнеханов, бинаны төзегән шәхси эшмәкәр Илсур Шәрипов һәм башка җитәкчеләр, авыл җирлеге башлыклары, ветеринария хезмәткәрләре катнашты.

Лесхоз ветеринария участогы Татарстанда республика программасы буенча төзелгән өченче пункт. Блоклы-модульле бинаны нибары ике-өч айда торгызганнар, шунда ук коммуникацияләр дә тоташтырылган. Бинада, кабул итү кабинетыннан тыш, операция бүлмәсе дә күздә тотылган. Анда йорт хайваннарына хирургия ярдәме күрсәтеләчәк. Штатта мөдирдән кала ветеринария табибы-эпизоотолог һәм санитар да бар. Ул Лесхоз, Килдебәк, Сабабаш, Туктар, Мәртен, Олы, Урта һәм Завод-Нырты, Чәбия Чүрчи авылларының шәхси хуҗалыкларына хезмәт күр­сәтәчәк. Шушы авылларда барлыгы 2945 баш мөгезле эре терлек, 564 баш кәҗә-сарык малы, 14 баш ат, 378 баш умарта корты гаиләсе бар. Боларның барысына да тиешле прививкалар һәм тикшеренүләр үткәрелә. Терлекләрнең баш санын саклау өчен барлык шартларны тудыру максатында өч ел эчендә районда янәдән алты урында шундый ветеринария участогы төзү планлаштырыла.

Алмаз Хисаметдинов участокка компьютер, ягъни автоматлаштырылган "эш урыны" бүләк итте.

- Яңа, заманча бу бина безнең эшкә бик күп уңайлыклар тудыра. Беренчедән, малларның баш саннары комьпютерда теркәлә. Шулай ук биредә операция бүлмәсеннән тыш, ясалма орлыкландыру өчен дә уңайлыклар булдырылган, - ди участок мөдире Альберт Байметов. Альберт әлеге хезмәттә унҗиде еллап эшли. Хезмәт шартларының заман белән бергә яхшыруына куанып бетә алмый. Тугыз авылдагы шәхси сектордан тыш, "Мәртен" агрофирмасы, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм "Юлбат" хуҗалыгының Килдебәк бригадасы терлекләрен дә дәвалый.

Терлекләрне дәвалау "йорты" ачы­лышыннан соң, җитәкчеләр авыл җир­леге башлыклары һәм хуҗа­лыкларның ветеринария табиблары белән көнүзәк мәсьәләләрне уртага салып сөйләште. Иң элек сүз 2016 елда Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу турында барды. Әлеге чара республикада 2016 елның 1 июленнән башланып, 15 августына кадәр дәвам итәчәк. Рәис Миңнеханов фикеренчә, авыл җирлегендә алып барылучы ху­җалык кенәгәсендә язылган мал саннары белән ветеринария хезмәтендәге исәпкә теркәлгәннәрнең бер-беренә ту­ры килүе шарт. Моның өчен үзара хезмәттәшлекне тагын да ныгыту ки­рәк.

Җыелышта күтәрелгән икенче мәсьәлә - авыл хуҗалыгында кадрлар кытлыгы. Оет, Көек, Нырты, Сатыш авылларында мал табиблары җитешми. Авыл хуҗалыгы оешмаларына кайткан югары белемле яшь кадрларга 100 мең сум, махсус урта белемлеләргә - 50 мең сумлык пособие дә бирелә, ай саен икесенең дә хезмәт хакларына 5әр мең сум өстәп түләнә. Моннан тыш, аларга йорт төзүдә дә беренче чиратта ярдәм итәләр. Әмма яшьләр авылга кайтырга ашкынып тормый. Күбесе хезмәт хакларының аз булуын сәбәп итә. Ә баш инспектор Алмаз Хисаметдинов авылларга мал табибларын җәлеп итү, аларның дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт хакларын арттыру өчен түләүле хезмәтләрдән файдаланырга кирәклеген әйтә. Алдагы биш елда бу төр хезмәтне киң кулланылышка кертмәкчеләр.

Котыру авыруы һәм яшь терлекләрнең үлем очракларының күплеге дә хафага сала. Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе әйтүенчә, узган ел безнең районда әлеге чир белән бәйле 34 очрак теркәлгән. Бу республикада югары күрсәткеч. Әлеге юнәлештә җитди карарлар кабул итеп эшләү кирәк. Чирне таратучы төлке һәм кыргый этләрнең төгәл адресы юк-югын шулай да, эшне үзебезнең ишек алдындагы дүрт аяклы дуслардан башларга кирәклеге турында фикер әйтелде.

- Бүгенге көндә этләрнең документы булуы мөһим. Балалары тугач, аларны кайда куйганлыгы да документында күрсәтелергә тиеш. Ветеринарлардан халыкка шундый таләп куелмый икән, чир таратучы, кыргый этләрдән арынып булмаячак. Ә бозаулар үлеме өчен һәркем - мал табибы да, зоотехник та, җитәкче һәм терлекче дә җавап бирергә тиеш, - ди район башлыгы.

Авылларда төзелүче яңа төр ветеринария участоклары бу уңайдан эшне бермә-бер җиңеләйтер, бозаулар үлеме дә кимер дигән ышаныч бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев