Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән

Әлмәт районында юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән. Кичә, 14 майда, 22.15 сәгатьтә Урсай-Әлмәт автоюлының 18 нче километрында "ВАЗ-21144" автомобиле белән идарә итүче 20 яшьлек егет тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм 18 яшьлек кыз идарәсендәге "Дэу Нексия" автомобиле белән бәрелешкән. "ВАЗ-21144" автомобиле йөртүчесе һәм аның 1980 елгы пассажиры,...

Әлмәт районында юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән. Кичә, 14 майда, 22.15 сәгатьтә Урсай-Әлмәт автоюлының 18 нче километрында "ВАЗ-21144" автомобиле белән идарә итүче 20 яшьлек егет тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм 18 яшьлек кыз идарәсендәге "Дэу Нексия" автомобиле белән бәрелешкән.
"ВАЗ-21144" автомобиле йөртүчесе һәм аның 1980 елгы пассажиры, "Дэу Нексия" автомобиленең 1971 елгы пассажиры алынган тән җәрәхәтләреннән юл-транспорт һәлакәте урынында, ә "ВАЗ" автомобиленең 1991 елгы икенче пассажиры медсанчастьта үлгән.
"Дэу Нексия"нең йөртүчесе һәм 1973,1997 елгы пассажирлары, шулай ук "ВАЗ" автомобиленең 1989 елгы пассажиры төрле җәрәхәтләр белән медсанчастька китерелгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте.

Чыганак: Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев