Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: юл-транспорт һәлакәтендә танылган журналист, безнең коллегабыз Эльвира Ибраһимова һәлак булган

Бүген Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булган. Журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була. Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү...

Бүген Казан-Малмыж юлының 31нче чакрымында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә зур авария булган. Журналист Эльвира Ибраһимова (күпләр аны Мутавалова дип белә) идарә иткән 13нче модель "Лада" һәм SCANIA йөк машинасы бәрелешә. Эльвира һәлак була.

Эльвира «Болгар FM»да, «Биектау FM»да, башка матбугат чараларында эшләде. Соңгы көненә кадәр "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйды. Никахлар, хәләл мәҗлесләр алып барды. Аның ягымлы, тынычландыра торган тавышын күпләр хәтерлидер.

Якыннары, туганнары һәм хезмәттәшләренең тирән кайгыларын уртаклашабыз.

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.

Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

http://matbugat.ru/news/?id=17855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев