Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Февраль аена йолдызлар фаразы

2016 елның февраль ае барлык йолдызлыклар өчен дә кичектергесез мөһим эшләргә бай булырга дәгъва итә. Бу айда йолдызлар шулай ук финанс мәсьәләсенә дә игътибар бирергә киңәш итә. Февраль бераз мәшәкатьле ай булса да, өйдә тыныч һәм тәртип булачак. Кучкар. Февраль сезгә бик күп күңелле вакыйгалар алып килер. Якын дусларыгыз белән...

2016 елның февраль ае барлык йолдызлыклар өчен дә кичектергесез мөһим эшләргә бай булырга дәгъва итә. Бу айда йолдызлар шулай ук финанс мәсьәләсенә дә игътибар бирергә киңәш итә. Февраль бераз мәшәкатьле ай булса да, өйдә тыныч һәм тәртип булачак.

Кучкар. Февраль сезгә бик күп күңелле вакыйгалар алып килер. Якын дусларыгыз белән күрешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән яхшы кәеф эшегезгә уңай йогынты ясаячак. Әмма йолдызлар икейөзле кешеләрдән ераграк торырга киңәш итә. Андый затлар белән аралашырга тырышмагыз, чөнки, гадәттә, алар һәр "дуслык"тан үзенә файда эзли.

Үгезбозау. Ай башыннан ук үз алдыгызга югары максатлар куегыз. Февраль сезнең өчен авыр, катлаулы чор булса да, иртәгәсе көнгә, гомумән, киләчәккә өмет белән карагыз. Үз сүзегездә тора белүегез аркасында югары уңышларга ирешерсез. Шул ук вакытта эгоист булуыгыз да беленер. Хәтта сүзгә килү, талашу да булырга мөмкин. Шуңа күрә йолдызлар сезгә юмарт һәм ачык йөзле булырга киңәш итә.

Игезәкләр. Ай шулкадәр дәрәҗәдә онытылмаслык вакыйгаларга бай булачак ки, дөньяга карашыгыз киләчәк тормышыгызны хәл итәчәк. Бу чорда югарыга менү дә, түбән тәгәрәү дә булырга мөмкин. Югары менү дигәндә, кызыклы маҗаралар, яңа танышулар, очрашулар күздә тотыла, ә түбән тәгәрәү яраткан кеше белән мөнәсәбәтләргә һәм эштәге вакыйгаларга кагыла.

Кысла. Февральдә кыслалар күп нәрсә турында уйланыр, башка кабатламас өчен хаталарын анализлар. Шулай ук эшегездә камилләшү көтелә. Иң мөһиме - бу ай эшегездә дә, гаиләдә дә барысын да үз урынына куячак. Хәл ителмәгән мөһим мәсьәләләр уңай якка чишелер. Февраль киләчәгегезне үзгәртү өчен менә дигән мөмкинлекләр бүләк итәчәк.

Арыслан. Тирә-юньдәгеләрнең ышанычын аклый алмау сәбәпле, бу айда сезне җитди сөйләшүләр, очрашулар көтә. Бәлки шуңа да февраль сезнең өчен җиңел булмаска ошаган. Акча мәсьәләсендә бар да яхшы булса да, яраткан кешегез белән мөнәсәбәтләрегез кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә йолдызлар сезгә ихлас булып калырга киңәш итә.

Кыз. Бары тик тикшерелгән кешеләргә генә ышанырга тырышыгыз. Белемнәрегезне тормыш тәҗрибәсеннән чыгып кулланыгыз. Планнарыгызны чиратлап тезеп кую җайлырак булыр. Бу мәхәббәт өлкәсенә, эшкә, финанс эшчәнлеккә һәм хәтта аерым кешеләргә (мәсәлән, гаилә әгъзалары, дуслар) кагыла.

Үлчәү. Ай үлчәүләргә барлык башлангыч эшләрендә дә уңышлар вәгъдә итә. Шулай да ай башында күпләр үзендә талчыгу сизәр. Бәлки шуңа да сезнең активлык алмашынучан булыр. Читтән караганда исә энергиягез ташып тора, шуңа күрә кайберәүләр үзләрендәге потенциалны аңлап бетермәскә дә мөмкин.

Чаян. Артык принципиаль булуыгыз аркасында тырышып эшләргә кирәк булыр. Алайса лидерлык позициясен югалту ихтималы бар. Беркемгә дә сер түгел: сезнең холык үзенчәлекле, баш-аягыгыз белән эшкә чумган һәм өйдә дә сез гаилә җанлы. Әмма сезнең кирелегегез күп кенә уңай сыйфатларыгызны каплый. Гаиләдә барысы да сезнең кагыйдәләр буенча яшәргә тиеш. Бу айда исә юл куярга туры киләчәк.

Укчы. Февральдә актив эшчәнлек алып барырга тырышмагыз. Беренче очраган кешегә ышанмагыз. Уңышка ирешү өчен бу айда түземлек һәм хәйләкәрлек сыйфатларын эшкә җигәргә туры киләчәк. Хисләрегезне артык күрсәтмәгез, чит кешеләргә колак салмыйча, үзегез теләгәнчә эшләгез.

Кәҗәмөгез. Февраль аенда кәҗәмөгезләргә сак булырга киңәш ителә. Ай борчулы булырга мөмкин. Кайберләүләр хәтта депрессиягә дә биреләчәк. Күңелсезләнергә ашыкмагыз, чөнки тормышыгызда җитди үзгәрешләр булачак. Кайбер кәҗәмөгезләрнең тормышында бер үк төрле вакыйгалар кабатланырга мөмкин.

Сукояр. Күңелсез хәлдә каласыгыз килмәсә, бөтен җаваплылыкны үз өстегезгә алмагыз, кеше проблемаларын хәл итәргә ашыкмагыз. Иң яхшысы: барысын да ничек бар, шулай калдырырга. Гаиләгезгә, балаларыгызга игътибарыгызны арттырыгыз. Өстәмә керем турында уйлагыз, чөнки финанс өлкәсендә кыенлыклар туарга мөмкин.

Балык. Узган ай белән чагыштырганда, бу ай балыклар өчен күпкә тынычрак булачак. Яңа вакыйгалар сезнең өчен грандиоз булмас, шуңа күрә бернигә дә исегез китмәячәк. Шулай да күбегезнең күңелендә борчу булачак, киләчәк турындагы уйлар тынгы бирмәс. Балыклар тыныч кешеләр булса да, бу айда актив тормыш рәвеше алып барачак.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев