Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фирдүс Тямаевка заказ белән Бакалы ботка пешергәннәр

Җырчыларның "сезоны" башланды. Фирдүс Тямаев та үзенең "Инстаграм" битенә гастроль тормышыннан кызыклы видео урнаштырган. Җырчыга Бакалы районына (Башкортстан) концерт белән баргач, Бакалы боткасы ашатканнар. "Аны теләсә кемгә пешермиләр, заказ белән генә. Минем мондый ботка ашаган юк иде әле", - дигән җырчы. "Гел бәлеш булмый инде", "Тутырган тавык, каз, үрдәк, ит...

Җырчыларның "сезоны" башланды. Фирдүс Тямаев та үзенең "Инстаграм" битенә гастроль тормышыннан кызыклы видео урнаштырган. Җырчыга Бакалы районына (Башкортстан) концерт белән баргач, Бакалы боткасы ашатканнар.

"Аны теләсә кемгә пешермиләр, заказ белән генә. Минем мондый ботка ашаган юк иде әле", - дигән җырчы.

"Гел бәлеш булмый инде",
"Тутырган тавык, каз, үрдәк, ит кирәк бу егетләргә, сәхнәдә эшләргә көч кирәк! Күпме юллар үтеп килгән алар. Ә сез тапкансыз сыйларга... Ботка - әбиләр ризыгы",
"Бәлеш, каз, үрдәк ашап, 150 мең сум акча алып киткән җирләрне хурлап сөйләп йөргәч, ботка белән сыйлаучыларны макта инде, Фирдүс!" - дип үз фикерләрен язганнар укучылар.

Автор: Румия Сәйфуллина

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев