Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ф.Мөхәммәтшин: Татарларның туган тел өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлибез

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль үзәк белән бергә хәл итү юлын эзли, диде Парламент җитәкчесе.

Татарстанда татар халкының туган телен өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Яшь гвардиячеләр” белән очрашуда белдерде.

Очрашу “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” федераль мәгариф форумы кысаларында узды.

“Хәзер Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар халкының туган телен өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзли. Без ата-ана телен өйрәнүне тыя алмыйбыз”, - диде Парламент җитәкчесе форумда катнашучыларның соравына җавап биреп.

“Бу мәсьәлә кала. Без федераль үзәк белән бергә хәл итү юлын эзлибез”, - дип өстәде ул.

Россия Конституциясе Федерация составындагы республикада яшәүчеләргә туган телләрен өйрәнергә рөхсәт итә, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бездә ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре турында карар кабул ителгән. Бу аңлашыла да. Без хәзергә кадәр республика укучыларына татар һәм рус телләрен бер күләмдә өйрәттек. Рус телендә укый торган татар укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга бирә”, - дип билгеләп үтте ул.

“Бүген барлык укучылар өчен атнасына ике сәгать татар теле укытыла. Татар милләтеннән булмаганнар ата-ана ризалыгы белән татар телен өйрәнергә тиеш. Әлбәттә, бу кыенлыклар тудыра һәм республикада яшәүче күпчелек татарлар арасында аңлашылмаучылык китереп чыгара. Әмма Татарстанда яшәүче рус халкы татар телен дә, инглиз телен дә белсә, көндәшлелеккә сәләтлерәк булуын аңлый башладылар. Мин рус гаиләләрендә туган һәм татар телендә сөйләшкән кешеләрне беләм. Бернинди проблема юк. Бу рус теле буенча белем алырга комачауламый”, - дип тәмамлады сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Фото: molgvardia.tatar

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев