Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Франциядә коточкыч дулкын туристларны диңгезгә юып төшергән [видео]

Франциядә которучы шторм корбаннарга китерә язган. Интернетта пәйда булган әлеге видеоязма шуны дәлилли. Коточкыч дулкын ике туристны эх иткәнче диңгезгә юып төшерә. YouTubны шаулаткан видеода өлкән яшьтәге ирле-хатынлы туристларның 8 февраль көнне Бретани шәһәрендә яр буенда ял итеп йөрүе күренә. Шул арада зур дулкын ир-атны аягыннан ега. Хатыны аңа ярдәмгә...

Франциядә которучы шторм корбаннарга китерә язган. Интернетта пәйда булган әлеге видеоязма шуны дәлилли. Коточкыч дулкын ике туристны эх иткәнче диңгезгә юып төшерә.

YouTubны шаулаткан видеода өлкән яшьтәге ирле-хатынлы туристларның 8 февраль көнне Бретани шәһәрендә яр буенда ял итеп йөрүе күренә. Шул арада зур дулкын ир-атны аягыннан ега. Хатыны аңа ярдәмгә ташлана. Ләкин дулкын аны да каплый һәм диңгезгә юып төшерә.
Иң кызыгы, янәшәдә очраклы рәвештә эләккән ир-ат та берни эшли алмый. Видеодан аның ярдәм итәргә талпынуы да, штормнан куркуы да ачык күренә. Бәхет очрагы белән генә шторм корбаннарга китерми кала.
Вести.ру сайты хәбәр итүенчә, бәхеткә каршы, ике турист та бу мәхшәрдән исән-сау котылган. Хастаханәдә аларга тиешле ярдәм күрсәтелгән.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X