Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Франциядә теракт: йөзләгән үлүче арасында Россия кешеләре дә бар [+фото]

Франциянең Ницца шәһәрендә халык өстенә йөк машинасы килеп кергән. Моны шунда ук теракт, дип бәяләделәр.

15 июльгә каршы төндә йөк машинасы югары тизлектә Бастилияне алу бәйрәменә җыелган халык өстенә килеп кергән, ут ачкан һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан атып туктатылганчы ике чакрым чарасы ара узган. Әлеге коточкыч хәл аркасында 80нән артык кешенең үлеме турында әйтелә. Зыян күрүчеләр саны 150дән артып китә, 40лап кеше авыр хәлдә.

Үлүчеләр арасында Россия кешеләре дә бар, диелә. "РИА Новости" хәбәр итүенчә, әлегеә төгәл расланмаган мәгълүмат буенча, үлгән кеше хатын-кыз булырга мөмкин. Җәрәхәт алучылар арасында шулай ук Россиянең бер кешесе бар, диелә. Тагын өч кешенең язмышы билгесез, дигән мәгълүмат та бар.


Теракт оештыручыны полиция вәкилләре килеп җитү белән үк атып үтергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул - 31 яшьлек җирле кеше. Тумышы белән Тунистан. Аның машинасында күп корал да булган.

Бу минутка бер генә террорчылык оешмасы да җаваплылыкны үз өстенә алмаган.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев