Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Футбол буенча дөнья чемпионатының мәдәни программасы: Татарстан Милли музее

Чемпионат көннәрендә ТР Милли музеенда һәм аның филиалларында барлыгы 21 мәдәни чара булачак.

Казанда 2018 елның Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары вакытында Татарстан Милли музее һәм аның филиаллары мәдәни программа тәкъдим итә.

14 июньнән 8 июльгә кадәр Татарстан Милли музеенда республиканың спорт өлкәсендәге казанышларын чагылдырган “Татарстан – спорт республикасы” күргәзмәсе үтәчәк. Биредә танылган спортчылар белән очрашулар да булачак.

15 июньдә (11.00-17.00 сәгатьләрдә) – “Исәнме, Татарстан!” бәйрәме. Бу көнне музейда кунакларны Татарстан һәм Казан белән таныштырачаклар, татарларның татлы ризыклары белән сыйлаячаклар.

20 июньдә (12.00-16.00 сәгатьләрдә) – “Халыклар дуслыгы әйлән-бәйләне” бәйрәме. Кунакларны Татарстан халыклары традицияләре, милли уеннар, кул эшләре белән таныштырачаклар. 

25 июньдә (16.00-24.00 сәгатьләрдә) – “Музейда футбол төне” акциясе. Бу кичтә музейга килгән кешеләрне төнгә кадәр күңелле мәдәни программа көтә. 

27 июньдә (11.00-17.00 сәгатьләрдә) – “Татар бишле ярышы” эстафетасы программасы. Музей үзенең кунаклары өчен Сабан туе уеннарын оештыра.

30 июньдә (11.00-17.00 сәгатьләрдә) – “Милли ярышлар” бәйрәме. Футбол сөючеләр көн дәвамында музейда татар халкының милли уеннарында көч сынаша ала.

5 июльдә (12.00-18.00 сәгатьләрдә) – “Дуслык хөрмәтенә, туганлык хөрмәтенә” дигән баттл. Милли музей хезмәткәрләреннән һәм Татарстанның футбол сөючеләре арасында волейбол уены булачак. 

Фото: Т.Волкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев