Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә корырга теләүчеләр гаризаны өйдән чыкмыйча гына бирә алалар

Бүген электрон хезмәтләрнең өстенлеген инде берәүгә дә исбатлап торасы юк. Төрле түләүләрне чират тормыйча гына, өйдән торып башкарабыз. Хәзер гаилә корырга теләүчеләр дә беренче адымны - гаризаны ЗАГС бүлегенә бармыйча гына бирә алалар. Халыкка дәүләт хезмәтләре («Государственные услуги РТ») порталының ЗАГС бүлегенә кереп 5 төрле хезмәт: туу турында таныклык, язылышу,...

Бүген электрон хезмәтләрнең өстенлеген инде берәүгә дә исбатлап торасы юк. Төрле түләүләрне чират тормыйча гына, өйдән торып башкарабыз.
Хәзер гаилә корырга теләүчеләр дә беренче адымны - гаризаны ЗАГС бүлегенә бармыйча гына бирә алалар. Халыкка дәүләт хезмәтләре («Государственные услуги РТ») порталының ЗАГС бүлегенә кереп 5 төрле хезмәт: туу турында таныклык, язылышу, аерылышу, үлем, кабат таныклыклар бирү гаризаларын он-лайн рәвештә бирү гамәлдә. Саба муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең баш белгече Зинфира Маликова әйтүенчә, халыкка электрон хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә соңгы ике елда гаилә коруларның 98 проценты дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша башкарыла. Шулай ук кабат таныклыклар һәм белешмәләр алуга электрон гаризалар бирү артканнан-арта. 2016 ел башыннан язылышу өчен электрон тәртиптә гариза бирүче 33 пар теркәлгән.
- Безгә мөрәҗәгать итүчеләргә теге яки бу электрон хезмәтнең өстенлеген, ничек файдаланырга кирәклеген аңлатабыз. Әмма әлегә кадәр электрон гариза тутырган очракта да ЗАГС бүлегенә килеп, гаризага кул куярга кирәк иде. Узган елның октябрь аеннан ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (https://uslugi.tatarstan.ru) яңа өстәмә төр гамәлгә керде - яшь парлар язылышу өчен гаризаны электрон тәртиптә тутырган очракта никахны теркәү тантанасына гына килергә була. Әлеге яңа төр хезмәттән файдалану өчен яшь парларның икесе дә РФ Бердәм дәүләт порталында теркәлергә тиеш.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев