Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Газ белән сак булыгыз

Җылылык сезоны башланганга әле күп вакыт үтмәсә дә, көнкүрештә газ кулланудан килеп чыккан күңелсез хәлләр:газ шартлаулар, сөрем газы белән агулану очраклары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша шактый ишетергә туры килде. Әйе, авария чыгуның сәбәпләре төрле булса да, шунысы анык: газ белән бик сак эш итәргә кирәк. Көнкүрештә газ белән файдаланганда...

Җылылык сезоны башланганга әле күп вакыт үтмәсә дә, көнкүрештә газ кулланудан килеп чыккан күңелсез хәлләр:газ шартлаулар, сөрем газы белән агулану очраклары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша шактый ишетергә туры килде. Әйе, авария чыгуның сәбәпләре төрле булса да, шунысы анык: газ белән бик сак эш итәргә кирәк. Көнкүрештә газ белән файдаланганда нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтисе соң? Беренчедән, газ җиһазларыннан төп билгеләнеше буенча файдалану зарури таләп булып кала. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен генә эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Газ приборларын эшләткәндә аларны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый. Икенчедән, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикасыз файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Өченчедән, салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Морҗа башларына кошлар кереп ояламасын өчен куелган тимер челтәр дә төтен юлларын тыгылдырырга мөмкин. Иң мөһиме, ягу мичен, су җылыткычны кабызу алдыннан төтен юлының тарту көчен тикшерү кирәк. Тарту көче булмаган газ приборларын куллану катгый рәвештә тыела. Дүртенчедән, көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелүе. Әлеге чараның төп максаты - приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү.

Җыеп әйткәндә, табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәрбер йорт, шулай ук сезнең күршеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.

«Сабагаз» идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев