Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сәфәрова 60 мең сумлык күлмәген 20 меңгә генә сата

Танылган алып баручы, ди-джей, креатив, чибәр Гөлназ Сәфәрова чираттагы ялында! Һәм ул бу атнаның якшәмбесендә гаиләсе белән бергә ике атнага ял итәргә Африкага очарга җыена.

"Әйе, әйе, бу юлы без нәкъ менә шушы илне сайладык. Чөнки улыбыз Айданга коеныр өчен җылы су кирәк иде. Гомумән алганда, улыбызның чит илгә беренче сәяхәте бер яшь тулганчы ук булды. Аның бернинди дә куркынычы юк. Әгәр икенче балам булса, анысын хәтта өч айларда ук алып барыр идем. Чөнки бала кечкенә чагында күкрәк сөте белән генә туклана, күпвакытын йоклап үткәрә. Шуңа күрә кечкенә балаларын үзләре белән сәяхәт итәргә алып барырга шикләнеп торган гаиләләргә курыкмаска киңәш итәр идем", - ди Гөлназ.

Әлбәттә, рәхәтләнеп, тынычлап ял итәр өчен өйдәге вак-төяк эшләрнең дә бетеп торуы кирәк. Шуны истә тотып булса кирәк, Гөлназ гардеробын бераз бушатып алырга уйлаган. Ничек дисезме? Үзенең бик матур, гламур, кабатланмас кичке күлмәкләрен чагыштырмача арзан бәягә кибеткә сатуга куйган.

- Гөлназ, әлеге практиканы башка артистлар да файдаланганын ишеткән бар. Синең максат нинди иде?

- Дөресен әйткәндә, башкалар турында ишеткәнем юк. Ә минем беренче теләгем гардеробны бушату иде. Безнең йортта өч гардероб та шыплап тулган. Беркөн ирем Ленарга: "Миңа тагын бер шкаф кирәк", - дип сүз башлаган идем, сөйләшә торгач күлмәкләремне салонга сатуга куярга кирәк дигән идея килде башыма. Алар барысы да затлы, кыйммәтле, нәзәкатле. Табигый тукымадан дизайнер теккән күлмәкләр. Ике-өч тапкыр гына киелгән, чистартылган. Бөтен кешенең дә мөмкинлеге җитеп бетмәскә мөмкин. Ә алар туйга, бәйрәмнәргә кияр өчен менә дигән. Шуңа күрә икенче максатым - кешеләргә азмы-күпме булышу. Тагын да мөһимрәге - әлеге күлмәкләрне сатудан кергән акчаның бер өлешен бер авыруның счетына күчерәм Алла боерса. Димәк, бу эшемнең файдасы да, савабы да булсын иде инде. Моңа кадәр дә көндәлеккә киеп йөргән киемнәремне бушка күпбалалы, мохтаҗ гаиләләргә биргәнем бар иде. Киемнәремне озак кияргә яратмыйм, әледән-әле яңаларын алып торам, тышкы кыяфәтемә бик таләпчәнмен. Шуңа күрә киелгәннәре дә тузарга өлгерми кала. Ташларга да кызганыч. Ә болай кемгәдер ярый икән, бик шат кына булачакмын. Әлегә салонга куелган күлмәгемнең бишесе сатылды. Сатып алучыларда бик зур кызыксыну тудырды. Хәтта чит шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында да мөрәҗәгать итүчеләр булды. Әмма алар белән эшләргә минем вакыт җитми шул. Бәяләренә килгәндә, иң арзанлы күлмәк 5 мең сум тора, иң кыйммәтле дигәне - 20 мең. Әмма анысының үз бәясе дә 60 мең сум иде. Гомумән, гардеробымдагы кичке күлмәкләремнең бәяләре 25-30 мең сумнан башлана.

Димәк, кызлар, әгәр Гөлназның "Татар җырын" алып барганда кигән бик матур күлмәген киеп, кунакларның һушын аласыгыз килсә, аның Инстраграм битенә күз салыгыз.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев