«Безнең яклар гөмбәгә бик бай. Аның нинди генә төре юк биредә, - ди ул. - Гөреҗдә, майлы гөмбә, опята, каен, усак, нарат гөмбәсе, ал гөмбә дисеңме?! Авылда нибарысы дүрт гаилә көн күрә. Эш юк. Булдыра алганы район үзәгенә йөреп эшли». Менә шул эшсезлек Галина ханымны табигать байлыкларыннан акча эшләргә өйрәтә дә инде. Хуҗабикә эшкәртелгән, тозланган гөмбәнең өч литрын 500 сумнан сата. Бу - район буенча иң арзан бәя.
- Теләсә нинди гөмбәне шул бәягә бирәм. 700 сум итеп тә куеп карадым, кеше кыйбатсына. Бәясен төшергәч, күбрәк сатыла башлады. Бу миңа да, алучыга да отышлы, - ди ул.
Галина ханым район үзәгендәге базарга барып сату итә. Шәхси клиентлары да бар. Әнә шулай тамчыдан күл җыеп яшәп ята.
- Җәй буе көнне-төнгә ялгап эшлим мин. Гөмбәне эшкәртергә дә шактый вакыт кирәк. Чистарту кулны тота. Икешәр кат кайнатам, аннан соң йә маринадлыйм, йә тозлыйм, - ди хуҗабикә.
Халык маслята гөмбәсен аеруча да ярата икән. Галина ханым фаразлавынча, быел ул күп булачак. «Гөмбә сатып, миллионнар эшләмәсәк тә, кышны шул акчага чыгабыз. Көндәлек чыгымнарга, коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә җитеп бара, Аллага шөкер», - ди ул.
Нет комментариев