Саба таңнары

Грипп белән авыручы пассажирларны төшереп калдырачаклар

Грипп белән авыручыларны аларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен якындагы станцияләрдә калдырачаклар. Бу поездда баручыларга кагыла. Барлык станциядәге медпунктлар да кирәкле дарулар, препаратлар белән тәэмин ителгән. Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, пассажир поездан төшкәч, вокзал кассасында билетына мөһер суктырырга тиеш. Терелгәч, ул мөһерле билеты нигезендә әлеге маршрут буенча...

Грипп белән авыручыларны аларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен якындагы станцияләрдә калдырачаклар.

Бу поездда баручыларга кагыла. Барлык станциядәге медпунктлар да кирәкле дарулар, препаратлар белән тәэмин ителгән. Горький тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, пассажир поездан төшкәч, вокзал кассасында билетына мөһер суктырырга тиеш. Терелгәч, ул мөһерле билеты нигезендә әлеге маршрут буенча юлын дәвам итә алачак. Алай да, иң шәбе - авырмау, грипп, ОРВИ йоктырмау, әлбәттә.

Әлмәт таңнары


 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: