Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гуманитар штаб эшенә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырылды

18 нче март көнне «Маяковский» иҗат киңлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия"нең "Яшь Гвардия"се Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Төбәк штабы тарафыннан оештырылган "Без бергә" хәрәкәтендә катнашучылар белән очрашты.

Ул "Без бергә" гуманитар штабы эше белән танышты, шулай ук волонтерлар белән аралашты.

Февраль ахырында Саба районында "Яшь Гвардия" Саба җирле бүлекчәсе җирле штабы инициативасы белән Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килүчеләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән гуманитар җыен ачылган иде. Саба районы халкы ярдәме белән төрле кирәк-яраклар, көнкүреш әйберләре, балалар уенчыклары һ.б. җыелды.

18 нче март көнне «Маяковский» иҗат киңлегендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, "Бердәм РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин "Без бергә" гуманитар штабы эшен оештыруга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты тапшырды, Саба районында гуманитар җыенны югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев