Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык “синоптигы” аномаль кыш фаразлый [+фото]

Бүген көне буе чиләкләп койган яңгыр күпләрне хафага салды. Матур, аяз көннәр шуның белән беттеме икән? Көз ничек килер? Әбиләр чуагын кайчан көтәргә? Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев 1978 елдан бирле һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара.

Тумышы белән Арча районының Урта Пошалым авылыннан ул (җырчы Рөстәм Закировның күршесе - авт.). Кулына диплом алгач, яшь география укытучысын юллама белән Балтач районына җибәрәләр. Шул китүдән бу якларда төпләнеп кала. Җәлил хәзрәт Фазлыевны да укытырга туры килә аңа.
Элегрәк колхоз, совхоз рәисләре һава торышының нинди буласын аннан сораган. Әмир абый көн саен уртача температураны үлчи. «Иң түбән температура кояш чыгып ярты сәгать үткәч күзәтелә, шуны терким, - ди ул. - Максималь температураны да язып куям. Аннан соң көндез бер тапкыр күз салам да, уртача температураны исәпләп чыгарам».
Әмир абый фаразлары буенча, быел көзне матур килә, дип әйтеп булмый. "Әбиләр чуагы" да ике-өчкә бүленәчәк икән. «Быел сентябрь башында ук пәрәвез очты. Ул айның урталарында гына күренергә тиеш иде. "Әбиләр чуагы" булмый калмый анысы, әмма матур көннәр санаулы гына булачак. "Әбиләр чуагы" 14 сентябрь - Симән көненнән алып, 14 октябрь - Покрауга кадәр булачак. 1984 елда ике атна тоташ матур көннәр килде», - ди Әмир абый.
Октябрь кояшы да саран булыр кебек. Быел һаваның уртача температурасы, башка елларга караганда, шактый түбән. Гадәттә, ул сентябрьдә +12, октябрьдә +4, ноябрьдә 0...-2 градус тирәсе була. Быел исә температураның дүрт-биш берәмлеккә төшүе ихтимал.
Әмир абый 1989 елның ноябрь аенда температураның плюс тамгасы белән саклануын да искә төшерде. Быел исә ноябрь-декабрьдә бер төрле һава температурасы торачак. «Декабрьдә суыклар кыска вакытлы булыр, - дип дәвам итә ул. - Ә менә Яңа елдан соң чын кышны күрәчәкбез. 1978-79 елларда һава температурасы урыны-урыны белән -50 градуска җитте. Быел да аномаль кыш килүе көтелә. Суыклар март аена да калырга мөмкин».
Быелгы җәйнең иң эссе көне 15 августка туры килгән. Көндез һава температурасы 32 градус торса, төнлә ул 24 градуска төшкән. Көннең уртача температурасы 28 градусны тәшкил итә. Әмма көз ямьсез килә дип, тамыразыкларны иртә алмаска киңәш итә Әмир Шәрәфиев.
- Хәзер бит без бәрәңгене дә иртә алабыз да, соңыннан: "Бәрәңге әллә нишләде" дип йөрибез. Өлгереп җитми бит ул, иммунитеты да ныгымый кала. Кишер белән чөгендер дә кырау төшеп чыныгырга тиеш. Быел җиргә суык кергәне юк әле. Тамыразыкларны җирдән казуның иң уңышлы чоры - 20 сентябрьдән соң.

Чулпан ШАКИРОВА
Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев