Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халыкны күбрәк базар һәм кибетләрдә бәяләрнең югары булуы борчый

Шушы көннәрдә Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты халыкка республикада коррупция белән бәйле вәзгыять турындагы социаль сораштыру нәтиҗәләрен чыгарды. Алардан күренгәнчә, бер ел эчендә фикерләр шактый үзгәргән. Әйтик, былтыр җирле хакимият органнары түрәләренең ришвәт алуы, тупаслыгы белән сораштыруда катнашучыларның 11,8 проценты килешсә, быел 10,8 процентка калган. Халык күбрәк ЮХИДИ инспекторлары (59%),...

Шушы көннәрдә Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты халыкка республикада коррупция белән бәйле вәзгыять турындагы социаль сораштыру нәтиҗәләрен чыгарды. Алардан күренгәнчә, бер ел эчендә фикерләр шактый үзгәргән. Әйтик, былтыр җирле хакимият органнары түрәләренең ришвәт алуы, тупаслыгы белән сораштыруда катнашучыларның 11,8 проценты килешсә, быел 10,8 процентка калган. Халык күбрәк ЮХИДИ инспекторлары (59%), табиблар, медицина хезмәткәрләре (56%), хәрби комиссариат кешеләре (31%) коррупцияләнгән дип саный. Сораштыруда Саба районында яшәүчеләр дә катнашкан һәм аларның 8,9 проценты коррупция күренешләре узган елгыга караганда арткан дип исәпли. Шулай итеп, Саба, халык фикеренчә, ришвәтчелек белән бәйле вәзгыятькә туры килгән кешеләр саны арткан муниципаль берәмлекләр исемлегенә кергән. Сораштыруда катнашкан сабалыларның 10 проценттан артыгы коррупцияне районда яшәп килүче проблема итеп саный. Узган ел андый фикердә торучылар күбрәк - 15 процент булган. Мисалга, күрше Теләче районыннан сораштыруда катнашучылар коррупцияне проблемага санамаган. Коррупция очрагына тарыган татарстанлылар бу турыда тиешле органнарга хәбәр итәргә ашыкмый. Халыкның ришвәтчелеккә каршы тору активлыгы кимүе 26 муниципаль берәмлектә, шул исәптән Саба районында да күзәтелгән. Ягъни коррупция турында бернинди органнарга да хәбәр ителмәгән. Шулай ук җирле үзидарә органнарының эшеннән канәгатьсезлек белдерү очраклары арткан районнар исемлегенә дә кергәнбез.

Татарстандагы аеруча тәҗел мәсьәләләргә килгәндә, халыкны күбрәк базар һәм кибетләрдә бәяләрнең югары булуы борчый. Бу фикер белән республикада яшәүчеләрнең 61 проценты килешә. Халыкны шулай ук эшкә урнаша алмау (37,9 процент), юл һәм күперләрнең начар хәлдә булуы (33,5 процент), түбән хезмәт хаклары һәм аны түләүдә тоткарлыклар (30,9 процент), авыл хуҗалыгындагы проблемалар (22,2 процент), экология хәленең начарлануы (20,4 процент) борчый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев