Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хатын-кызлар арасында ВИЧ инфекциясе авырулары арта. Ни өчен?

Татарстанда быелның 10 аенда ВИЧ-инфекция йөртүче 1037 кеше теркәлгән.

Аларның күбесен вирусны җенси юл белән йоктырган 30-50 яшьлекләр тәшкил итә. Бигрәк тә хатын-кызлар арасында авыруның артуы борчуга сала. Республикада барлыгы 12 702 ВИЧ-инфекция очрагы исәпкә алынган.


- Соңгы елларда Татарстанда авыруның җенси юл белән күчү очраклары артты. Җенси мөнәсәбәт вакытында хатын-кызларның вирус йоктыруы, ирләр белән чагыштырганда, дүрт тапкырга күбрәк. Бу - хатын-кыз организмының физиологик үзенчәлекләре белән бәйле. ВИЧ-инфекцияле әни кеше, авырлы вакытта, бәби тудырганда, күкрәк сөте имезгәндә, баласына вирус йоктыра ала, - ди Татарстан Республикасы СПИД үзәге баш табибы Нияз Галиуллин.

Аның фикеренчә, куркыныч авыру таралышы турында һәр кеше хәбәрдар булырга тиеш. Моның өчен иң гади төп өч чынбарлыкны истә тоту сорала. Беренчедән, наркотиклардан баш тарту. Икенчедән, саклану чаралары күрелмәгән җенси мөнәсәбәтләрдән тыелу. Өченче кагыйдә - һәр кеше үз ВИЧ-статусын белергә тиеш. Моның өчен СПИД үзәгендә яисә яшәү урыны буенча тест узу сорала.

Диагнозны кабул итмәү, үз вакытында дәваланмау һәм ВИЧ-инфекция турында мәгълүматлы булмау авыруның катлаулануына китерә. Авыру йоктыру куркынычы туганда кичекмәстән СПИД үзәге белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кан анализын аноним рәвештә Казан шәһәре, Вишневский урамы, 2а адресы буенча тапшырырга мөмкин. Ышаныч телефоны - (843) 238-40-70, регистратура - (843) 236-22-72.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/64483-vichtan-saklanuda-t%D3%A9p-%D3%A9ch-kagyiyd%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев