Хатын-кызлар җомга азрак эшләячәк
Россиядә җомга көнне хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар. Иҗтимагый палата әлеге фикер белән кызыксына башлаган инде. Федерация Советы Комитетының Социаль сәясәт буенча рәисе Валерий Рязанский фикеренчә: «Төбәктә шундый мөмкинлек бар икән, нигә аны тормышка ашырмаска. Хатын-кызлар өчен катгый эш графигы авырга туры килә. Шуңа да...
Россиядә җомга көнне хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне итәргә дигән тәкъдим белән чыкканнар.
Иҗтимагый палата әлеге фикер белән кызыксына башлаган инде. Федерация Советы Комитетының Социаль сәясәт буенча рәисе Валерий Рязанский фикеренчә: «Төбәктә шундый мөмкинлек бар икән, нигә аны тормышка ашырмаска. Хатын-кызлар өчен катгый эш графигы авырга туры килә. Шуңа да алар өчен сыгылмалы график кулайрак булыр иде. Бу тәҗрибәне өйрәнәчәкбез. Бу хезмәт кодексына каршы килми", - ди ул. Әлеге тәкъдимне җиткерүчеләр бигрәк тә күп балалы аналарга өйдәге вак-төяк эшләрне башкару, балаларны тәрбияләү, аларга тиешенчә белем бирү өчен өстәмә вакыт кирәк. Балалар да әниләренең ярдәмнәренә мохтаҗ. Хатын-кызларның җомга көннәрендә булса да өстәмә буш сәгатьләре булса, күп проблемалар хәл ителер иде, - дип саныйлар.
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев