Саба таңнары

Хатын-кызның холкы турында аның яраткан чәчәкләре сөйли икән

Ромашка яратучылар бер дә гади һәм беркатлы түгел. Алар максатлар куярга һәм шуңа ирешергә яраталар. Кешелек сыйфатларына хөрмәт белән карыйлар. Алар гаиләдә һәм мәхәббәттә тынычлыкка омтылалар, бик яхшы дус була алалар. Лалә яратучылар - әлеге чәчәкләр кебек үк җилгә бирелмәүчәннәр, энергияле һәм арымас хатын-кызлар. Бераз үзсүзле булганлыктан, башкаларның фикерләре белән...

Ромашка яратучылар бер дә гади һәм беркатлы түгел. Алар максатлар куярга һәм шуңа ирешергә яраталар. Кешелек сыйфатларына хөрмәт белән карыйлар. Алар гаиләдә һәм мәхәббәттә тынычлыкка омтылалар, бик яхшы дус була алалар.

Лалә яратучылар - әлеге чәчәкләр кебек үк җилгә бирелмәүчәннәр, энергияле һәм арымас хатын-кызлар. Бераз үзсүзле булганлыктан, башкаларның фикерләре белән еш кына килешмиләр.

Роза яратучылар - актив, үз-үзләренә ышанучы, тыныч кешеләр. Кайвакытта аралашканда алар агрессив һәм чәнечкеле дә булалар. Әмма шул ук вакытта алар кызыклы һәм ихтыяр көчле булып калалар.

Сирень яратучылар үз хисләрен тыярга яраталар. Аралашуда гади һәм табигый. Хисләрдә һәм ниятләрдә эчкерсезлекне хөрмәт итәләр. Бик тә романтик натуралар. Мондый кызлар яхшы хатыннар һәм әниләр булалар. Тормыш авырлыкларына тиз җайлашалар.

Хризантема яратучылар - үз-үзләрендә бикләнгән кешеләр. Алар бу дөньядан аерылган сыман. Үз-үзләрен ярата белмиләр, еш кына кайгыралар. Әмма икенче яктан әлеге кешеләр - тыныч, практик һәм көчле натуралар.

Гвоздика яратучылар ялганны сөйми һәм дөреслекне яклый. Алар мода артыннан кумыйлар, нәзакәтлек һәм классиканы яраталар. Гаилә җанлылар. Мондый кешеләр үз сүзләрен әйтә беләләр һәм үз дигәннәрендә нык торалар.

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: