Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәния Фәрхи тормышы һәм иҗатына багышлап китап чыгару ниятләнә.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган "Истә калсын!" дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде. Алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. "Өч...

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында китап чыгару нияте бар. Бу хакта Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә аның истәлегенә багышланган "Истә калсын!" дип исемләнгән өч көнлек концертларда игълан ителде.

Алып баручы Зәмирә Гәрәева Хәния Фәрхи турында газета-журналларда мәкаләләр булса да, аның турында бер китап та булмавын әйтте. "Өч көн дәвам иткән концертлардан кергән керемне якыннары аңа багышлап китап чыгаруга тотачак", - дип белдерде ул. Тамашачылар бу хәбәрне алкышлар белән хуплады.

Китап чыгару идеясе тормышка ашса, аны киләсе елның 30 нчы маенда - җырчының туган көнендә, филармония залында тәкъдим итү планлаштырыла.

Искәртеп үтик, Хәния Фәрхи 2017 елның 27 нче июлендә Башкортстанның Тәтешле районында йөрәге тотып вафат булды. 29 нчы июльдә аны Камал театрыннан озаттылар, аннары Яңа татар бистәсе зиратында җирләделәр. 23, 24, 25 сентябрьдә филармониядә Хәния Фәрхине искә алу концертлары аншлаг белән узды. Аның җырларын башка җырчылар һәм кызы Алия Гәрәева башкарды.

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев