Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланып китте [+фото]

30 гыйнварда хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланып китте. Ел нәтиҗәле узганмы, нинди уңышларга ирешелгән? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин һәм идарә белгечләре авыл хезмәтчәннәре бе­лән берлектә шул хакта фикер алышалар, җитешсезлекләрне ачыклыйлар. Отчет җыелышлар "Шытсу" җәмгыятендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм аның Килдебәк бүлекчәсендә, "Симет" хуҗалыгында һәм...

30 гыйнварда хуҗалыкларда хисап җыелышлары башланып китте. Ел нәтиҗәле узганмы, нинди уңышларга ирешелгән? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин һәм идарә белгечләре авыл хезмәтчәннәре бе­лән берлектә шул хакта фикер алышалар, җитешсезлекләрне ачыклыйлар. Отчет җыелышлар "Шытсу" җәмгыятендә, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм аның Килдебәк бүлекчәсендә, "Симет" хуҗалыгында һәм "Саба" җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсендә узды.

Җитештерелгән продукция бәрәкәтле булсын дисәк, чыгымнарның мөмкин кадәр азрак булуы мөһим. Көнне төнгә ялгап, никадәр генә мул продукция җитештереп тә әрәм-шәрәмгә, ваемсызлыкка юл куелса, сакчыллык булмаса, башкарылган эшләрдән яхшы нәтиҗә көтеп булмый. Хуҗалыклардагы эшчәнлекнең дә төрлесе бар. Идарә начальнигы Гафур Хәсәншин юга­рыда исемнәре атап кител­гән хуҗалыкларның эшчән­легеннән канәгать булуын белдерде. Яңарту-төзек­лән­дерү эшләре күбрәк башкарылган "Юлбат" хуҗа­лыгы җитәкчесе Илфат Мөхәммәтовка район баш­лыгының Мактау грамотасы тапшырды.

- Барыбыз да күбрәк керем кертеп, тормыш шартлары яхшырту максатыннан эшлибез. Төп эшебез - авыл җирлеге белән бәйләнгәч мал карап, иген үстереп, шушы тирәлектә яшәүче кешеләргә мөмкин кадәр эшне оештырып, хезмәт хакын булдыру. Хезмәт хаклары чагыштырмача арткан. Әмма ул җитештерүнең шактый зур өлешен алып тора. Шул сәбәпле җитештерүне нәтиҗәле дип әйтеп булмый. Кергән барлык акчаны хезмәт хакына гына тотсаң, хуҗалыкта башка эшләр башкарырга мөмкинлек калмый. Җитештерүчәнлекне арттырып, 5-6 мең килограмм түгел, 7-8 мең килограмм сөт савабыз икән, хезмәт хакын да ике тапкыр арттырып булыр, эш шартларын яхшыру максатыннан башка төр төзелешләр дә алып бару мөмкинлеге артыр иде, - дип мөрәҗәгать итте ул һәр хуҗалыкта да.

Игенчелек тармагында җи­ре­нә җиткереп башкарасы эшләр күп. "Симет" хуҗалыгында да, "Явлаш­тау" һәм "Юлбат"та да бу хакта уйланырлык фикерләр әйтелде. Мисалга, симетлеләр быел гектарыннан 23,9 центнер уңыш алуга гына ирешкән. Бу районның уртача күрсәткеченнән түбән. Явлаштау һәм Юлбатта бәрәңгенең уңышы начар.

- Эшне тиешенчә башкарып, технологияне төгәл үтәгәндә бәрәңге үстереп тә хуҗалыкка күпмедер керем алырга мөмкин. Кибеттә бүген каяндыр кайтартылган бәрәңгенең килограммы 38 сум. Бәрәңге уңышына табигать шартлары да йогынты ясый. Әмма моның белән канәгатьләнү ярамый, - диде идарә начальнигы агрономнарга, механизаторларга мөрә­җәгать итеп.

Җыелышларда терлекче һәм механизаторлар да үзләрен кызыксындырган, борчыган гозерләрен җиткерде. Аеруча "Симет" хуҗалыгында яңгырады андый сораулар. Димәк, эшче кеше авылы язмышына битараф түгел. Һәр тармактагы эшчәнлек хезмәткәрләр көченә һәм төзек, куәтле техникага бәй­ле. Хуҗалыкларда бүген күңел салып эшләүче механизаторлар да, терлекчеләр дә җитәрлек. Киләчәктә эшне тагын да нәтиҗәлерәк башкару өчен һәр тармакта продукция җитештерү күлә­мен арттыру, яңа ысуллар табу бурычы куелды җыелышларда. Хисап җы­елышлары атна буе дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев