Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыкларда ит-сөт җитештерү күрсәткечләре уңай бәяләнә [+фото]

Хуҗалыкларда хисап җы­е­лышлары дәвам итә. Бу көннәрдә "Нырты" авыл хуҗалыгы пред­прия­тие­сендә һәм аның Арташ бүлекчәсе, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" фи­­лиалында һәм аның Кибәче бүлекчәсе, "Ми­чән" филиалы, аның Тимершык бүлекчәсе һәм "Курсабаш", "Олыяз", "Кө­­ек", "Мөхәммәтшин" ху­­­­­җа­­­лыгында үтте. Ху­җалык­ка төп керем көндә­лек терлекчелектән кергән­лектән, ел дәвамында кай­­­­сы хуҗалыкта күпме сөт җитештерелүенә күз салыйк....

Хуҗалыкларда хисап җы­е­лышлары дәвам итә. Бу көннәрдә "Нырты" авыл хуҗалыгы пред­прия­тие­сендә һәм аның Арташ бүлекчәсе, "Саба" җәмгыятенең "Сатыш" фи­­лиалында һәм аның Кибәче бүлекчәсе, "Ми­чән" филиалы, аның Тимершык бүлекчәсе һәм "Курсабаш", "Олыяз", "Кө­­ек", "Мөхәммәтшин" ху­­­­­җа­­­лыгында үтте. Ху­җалык­ка төп керем көндә­лек терлекчелектән кергән­лектән, ел дәвамында кай­­­­сы хуҗалыкта күпме сөт җитештерелүенә күз салыйк.

"Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесендә 29500 центнер (үсеш 111%), "Мичән"дә 58044 (100,5 %), "Сатыш"та 75770 центнер (үсеш 103%), "Курсабаш"та 21249 центнер (үсеш 110%), "Мөхәммәтшин"да 33756 центнер (143%), "Олыяз"да 17324 центнер (105%) сөт җитештерелгән.

Ит җитештерү "Нырты"да - 2100 центнер (96%), "Курсабаш"та - 1808 (үсеш 105%), "Мичән"дә - 4364 (үсеш 109%), "Сатыш"та - 6666 центнер (үсеш 98%), "Мөхәммәтшин"да - 1927 центнер (102%), "Олыяз"да - 1555 центнер (112 %).

Хуҗалыкта төп акча кереме терлекчелектән. Мисалга, "Сатыш" филиалында барлык керемнең 88 проценты, "Мичән" филиалында - 77 проценты, "Мөхәммәтшин"да - 97 проценты, "Олыяз"да - 95 проценты терлекчелектә җитештерелгән.

- Акча керемнәре шактый алынса да, чыгымнары да күп. Табыш өлеше канәгатьләнерлек күп түгел. Әле ул хөкүмәт тарафыннан бирелгән субсидияләр исәбенә килеп чыга. Без хәзерге шартларда бар эшне дә төгәл, дөрес итеп оештырып бетерә алмыйбыз, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин.

Хуҗалык белгечләренең чыгышларыннан аңла­шылганча, ит-сөт җитештерү күрсәткечләре уңай бәяләнә. Шулай да хуҗалыкларда яшь терлекләр үлеме борчый. Азмы-күпме бу һәр хуҗалыкта да күзәтелә.

- Бозауларны тана итеп саткан очракта гына да хуҗалыкка күпме акча кертә алган булыр идек, - дип алынмый калган керемнәрен саный хуҗалык җитәкчеләре. Моңа, беренче чиратта терлекчелек торакларында белгечләрнең, терлекчеләрнең эшне тиешле дәрәҗәдә үтәмәве сәбәпче.

"Нырты" һәм "Арташ" ху­җалыкларының бергә кушылып эшли башлауларына дүрт ел вакыт узды. Шушы чорда ирешелгән уңышлар белән бер­рәт­тән, җитешсезлекләр дә байтак. Әлеге хуҗалыкка "Саба" җәмгыятенең Сатыш һәм Мичән филиаллары үр­нәк итеп күрсәтелде. "Ныр­ты" һәм "Курсабаш" хуҗалыкларында ае­­ру­ча игенчелек буенча кимчелекләр күзәтелә. Кыр эшләрендә технологиянең төгәл үтәлмәве, башкарыл­маган эшләр нәтиҗәдә хуҗалыкка зыянга әйләнеп кайта. Тотылган чәчүлек орлык, минераль ашламалар, ягулык-майлау материалларын исәпләгәндә күпме зыянга эшләвен күзаллау кыен түгел. Өстәвенә ашлама, ягулык-майлау материалларына, запас частьларга бәяләр артып тора.

Дәвамын газетабызда укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев