Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗалыклары тирәсендә төзелеш материаллары, агач, салам тоткан өчен 25 йорт хуҗасы штраф түләде

Саба муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышына Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар авылында яшәп, шәхси хуҗалыклары тирәсендә төзелеш материаллары, агач, салам тоткан өчен административ җаваплылыкка тартылган 25 йорт хуҗасы чакырылган иде. Авылларда капка төпләре тәртипкә кереп барса, күз алдыннан читтә, бакча артларында "бер кирәге чыгар әле" дигән максаттан тотылган таш-такта...

Саба муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышына Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар авылында яшәп, шәхси хуҗалыклары тирәсендә төзелеш материаллары, агач, салам тоткан өчен административ җаваплылыкка тартылган 25 йорт хуҗасы чакырылган иде. Авылларда капка төпләре тәртипкә кереп барса, күз алдыннан читтә, бакча артларында "бер кирәге чыгар әле" дигән максаттан тотылган таш-такта өемнәренә еш очрыйсың. Түбән Утар авылының Муса Җәлил урамында яшәүче өлкән яшьтәгеләрнең берсе бакча башындагы бүрәнәләрне алмавын сәламәтлеге булмавы белән аңлатты. Улы кайтып бүрәнәләрне шәхси хуҗалыгы биләмәсенә кертсә дә, әбигә 2000 сум акча түләргә туры киләчәк. Чакырылганнарның күбесе моңарчы урамнар, капка төпләрен генә җыештыруны күздә тотып, бакча башларын ук тәртипләүне аңышып бетермәүләрен җиткерделәр.

- Гаебебезне аңлыйбыз. Моннан соң сабак булыр, бакча башын тиз арада ялт иттердек, озак эш тә булмаган инде, кул гына җитми торган, - диде шулай ук Муса Җәлил урамында яшәүче ир-ат. "Акылга утыру кыйммәткә төшсә дә, үтемле була, сабак алырга онытмагыз" ,- диде комиссия рәисе Равил Гасыймов. Комиссия рәисе чакырылганнарның һәрберсеннән төзелгән беркетмә белән ризамы, килешәме икәнлеге белән кызыксынды.

- Риза булмый нишлисең инде, тик түләргә акчасын гына кайдан табасы, - дип авыр сулады бакча башындагы утын, такталары өчен беркетмә төзелгән ир-ат.

Авыл җирендә үз хуҗалыгы белән яшәгән кешенең төзелеш эше бервакытта да бетеп тормый. Яңасын кора, искесен төзекләндерә, шуңа капка төбеннән ком-таш өзелми. Тыныч күңел белән яшисең килсә, төзелеш материалларын ничек тә шәхси хуҗалыгың биләмәсенә урнаштыру хәерле. Шулай булмаганда 2мең штраф түләргә туры киләчәк. Бер ел эчендә икенче тапкыр тәртип бозуга юл куелса, аның күләме 3500 сумга җитә. Зур төзелеш эшләре алып барылган очракта авыл җирлегенең вакыты күрсәтелгән рөхсәт кәгазе булу мәҗбүри. Утырышка чакырылган Муса Җәлил һәм 9май урамнарында яшәүчеләрнең һәр­берсе үз гаебен таныды, моннан соң әлеге күренешнең кабатланмаячагын әйттеләр.

Комиссия рәисе Равил Гасыймов авыл җирлекләре башлык­ларына бу юнәлештә аңлату эшләрен ныграк алып барырга, һәркемгә үз биләмәсенә сыешырга кирәклегенә басым ясады. "Закон бөтен кешегә дә тигез, шунсыз районыбызны тәртипкә китереп булмый, һәркем моны аңласын", - дип тәмамлады ул сүзен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев