Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиде ишегалды төзекләндереләчәк

Республикада “Безнең ишегалды” проекты дәвам итә. Татарстан Президенты программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда 1074 йортта башкарылачак. Республика ишегалларында ремонт эшләре апрельдә башлана. Быел ремонтланачак ишегалларының адреслары dvor.tatar сайтының төзекләндерү картасында урнаштырылган.

Ишегалларында юлларны һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп-чар, балалар һәм спорт җиһазлары урнаштыру, ком өслекләрендә яктырту һәм булганнарын яңарту, ТКО зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчык оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру эшләре башкарылачак. Җиһазлау һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә.

Быел безнең районда Саба­да Г.Закиров урамындагы 40, 44нче, Мәктәп урамындагы 52нче, Төзүчеләр урамындагы 1, 3нче, Шәмәрдәндә Совет урамындагы 4нче, Горький урамындагы 8,10, 10а, Ленин урамындагы 14,15,16 һәм 12нче йортлар ишегаллары тө­зекләндереләчәк.

Һәр ишегалдында төзелеш эш­ләре башланырга өч көн кала тө­зек­ләндерүнең финал схемасы белән объект паспорты билгеләнә. Аның буенча халык ишек алдындагы эшләр барышын контрольдә тота ала. Хәбәрләр программаның кайнар линиясе номерында 88002752020, dvor.tatar сайтында, социаль челтәрләрдәге битләрдә Инстаграм һәм Вконтактта кабул ителә. WhatsApp 89393022020 номеры буенча шулай ук үз ишегалдында фото һәм видео эшләр җибәрергә мөмкин.

Фото: архив/Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев