Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Идел-йорт" театрлар бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды - исемлек

Бәйге кысаларында егерме халык театры бүләкләнде.

Бүген Г. Камал исемендәге академия театры сәхнәсендә XVIII “Идел-йорт” төбәкара театр конкурсы дипломантларын бүләкләделәр. Бөгелмә татар мәдәният үзәгенең халык театры Туфан Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре" спектакле белән Гран-прига лаек булды. Театрга 1 млн сум бирделәр. Җиңүче коллектив үзләренә уңайлы вакытта Төмән өлкәсенә гастрольләргә китә.

Беренче дәрәҗә лауреат исеменә  Туфан Миңнуллинның "Саташу" спектакле өчен Әтнә районының Олы Мәңгәр авылы театры лаек булды. Театрга 100 меңлек сертификат бирделәр.

Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар: Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектакле өчен Казан дәүләт аграр университетының "Тургай" студентлар халык театры һәм Гаяз Исхакыйның "Көз" спектакле өчен Ульяновск шәһәренең татар мәдәният үзәгенең халык театры. Алар акчалата 75 мең сум белән бүләкләнде.

Өченче дәрәҗә лауреат исеменә Фәтхи Борнашның "Яшь йөрәкләр" әсәре белән Мөслим районы мәдәният йорты театры һәм Тит Макций Плавт әсәрләренә нигезләнеп куелган "Смехалион" әсәре белән Яшел Үзән шәһәре үзешчән музыкаль театры лаек булды. Әлеге төркемнәргә 50 мең сум акча бирелде.

Режиссёр Флюра Шәриповага татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессы халыкара берлеге медале тапшырылды.

Жюрида Г. Камал исемендәге академия театрының музей җитәкчесе Лаура Шакирҗанова, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институтының сәнгать бүлеге мөдире Эльвира Галимова, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының яшь режиссёры Олег Кинзәгулов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гали Габдрахманов булды.

Дипломантлар исемлеге:
Шәриф Хөсәеновның "Әниемнең ак күлмәге" спектакле белән Актаныш районы Иске-Сәфәр авылы театры;

Наҗар Нәҗминең "Күршеләргә кунак килде" әсәре белән Башкортстан Республикасы Зөфәр Солтанов исемендәге Дүртөйле татар халык театры;

Туфан Миңнуллинның "Ильгизәр+Вера" спектакле белән Азнакай шәһәренең халык театры;

Илдар Юзеевның "Кыр казлары артыннан" әсәре белән Чирмешән районы мәдәният йорты халык театры;

Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" спектакле белән Түбән Кама районы Каенлык авылы мәдәният йортының "Тамаша" халык театры;

Гөлсинә Гайнуллинаның "Ай күлгә сыенганда" әсәре белән Саба районы мәдәният йортының "Балкыш" театры;

Аманулланың "Итәкле кияү" әсәре белән Менделеевск районы Бизәк авылының "Елмай" театры;

Әңгәм Атнабаевның "Балакайларым" спектакле өчен Арча районы мәдәният йортының "Җидегән чишмә" театры;

Мансур Гыйләҗевның "Казан егетләре" әсәре белән Балтач районы мәдәният үзәгенең халык театры;

Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәре белән Апас районы мәдәният йортының халык театры;

Фоат Сәдриевның "Син сандугач, мин- карлыгач" әсәре белән Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы халык театры;

Зифа Кадыйрованың "Язмыш сынавы" әсәре белән Буа районының "Яктылык" халык театры.
 

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев