Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Идрис Газиев Башкортстаннан килгән җырчыларның күп булу сәбәбен әйтте

Җырчы фикеренчә, Башкортстаннан килгән татар җырчылары Татарстанда яшәп, татар җырларын югары дәрәҗәгә күтәрә.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Идрис Газиев татар эстрадасында Башкортстаннан килгән җырчыларның ни өчен күп булуына үзенең фикерен әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Башкортстанда ике халыкның мәдәнияте бергә кушылган. Башкорт моңы да, татар моңы да үзенчәлекле. Анда бит озын көйләр, курай моңнары популяр”, - диде ул.

Җырчы Башкортстанда озын көйләр буенча махсус конкурслар үткәрелүенә басым ясады. “Башкорт халкының озын җырларын башкаралар, чөнки шушы традиция Башкортстанда туып-үскән татар кешеләренә дә үзенең йогынтысын ясый”, - диде ул.

“Башкортстанда туган татарлар аерыла. Чөнки без кечкенә вакыттан ук башкорт җырын, кураен һәм үзебезнең каныбызда килгән татар моңын бергә кушып, тыңлыйбыз. Шундый шәхесләр булып формалашабыз, аны аңлатып бетереп булмый”, - дип саный Идрис Газиев.

“Җырчылар күп, Башкортстаннан килгән күп башкаручылар Татарстанда яшәп, татар җырын югары дәрәҗәгә күтәрәләр”, - дип сөйләде җырчы.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев