Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңел атлетикада көллиятлеләр - беренче

Республикада махсус һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында спартакиада уеннары башланып китте. Традиция буларак, уеннарны җиңел атлетика башлап җибәрде. Саба аграр көллиятенең 8 спортчыдан торган командасы да Казан шәһәренең "Хезмәт резервы" стадионында үткән әлеге ярышларда чыгыш ясады. Студентлар - Илназ Габдрахманов, Айгөл Шиһабиева, Нияз Сәфиуллин, Динә Шәрәфиева, Нәфис Заһидуллин, Роберт...

Республикада махсус һөнәри белем бирүче уку йортлары арасында спартакиада уеннары башланып китте. Традиция буларак, уеннарны җиңел атлетика башлап җибәрде. Саба аграр көллиятенең 8 спортчыдан торган командасы да Казан шәһәренең "Хезмәт резервы" стадионында үткән әлеге ярышларда чыгыш ясады. Студентлар - Илназ Габдрахманов, Айгөл Шиһабиева, Нияз Сәфиуллин, Динә Шәрәфиева, Нәфис Заһидуллин, Роберт Димөхәммәтов, Салават Миннегәрәев, Ринат Закиров (җитәкчеләре Алмаз Димөхәммәтов) авыл районнарыннан килгән 21 команда арасында, беренче урынны яулады. Бу җиңү көндәлек иртәнге йөгерү, зарядка, системалы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бару, тырышлык нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев