Саба таңнары

Җиңел машина йөртүче хатын-кыз "КамАЗ" белән бәрелешкән [+фото]

19 гыйнвар көнне иртәнге 8дә Яшел Үзән районында Помары - Сафоново машина юлының 19 нчы чакрымында "Рено" белән "КамАЗ" бәрелешкән. Җиңел машина белән идарә иткән 1980 елгы хатын-кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып, каршы як юлга чыгу моңа сәбәп булган дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Рено" рулендагы...

19 гыйнвар көнне иртәнге 8дә Яшел Үзән районында Помары - Сафоново машина юлының 19 нчы чакрымында "Рено" белән "КамАЗ" бәрелешкән. Җиңел машина белән идарә иткән 1980 елгы хатын-кыз хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне арттырып, каршы як юлга чыгу моңа сәбәп булган дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган. Транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, "Рено" рулендагы хатын-кызның шунда гомере өзелгән, аның белән барган 1970 елгы хатын-кыз исә хастаханәгә озатылган.

Шул хакта мәгълүмат биргән ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге туплаган статистика гыйнварның 19 көнендә Татарстанда транспорт һәлакәтенә юлыгып, 20 кеше һәлак булуын, 267сенең имгәнүен, җәрәхәтләнүен раслый. Үлемен юлда табучыларның 2се, тәне җитди каза күрүчеләрнең 97се Казанда бәлагә тарган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: