Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Кибәчедә игезәкләр бәйрәме узды

Олы Кибәче урта мәктәбендә үзенчәлекле чара - игезәкләр бәйрәме узды.

"Парлы куаныч" дип исемләнгән бәйрәмдә мәктәптә укучы 4 игезәк пар: Гөлназ һәм Илназ Яруллиннар, Ильвир һәм Ильмир Шәвәлиевлар, Рузинә һәм Руфинә Кәримовалар, Алия һәм Альбина Мөхәмәтовалар, аларның әниләре катнашты. Игезәкләрне яклап сыйныфташлары чыгыш ясады, аларның һәрберсенә характеристика бирелде. Безнең игезәкләребез тугры дус та, ярдәмчел классташ та икән. Авыл һәм район Сабантуйларында уздырылган ат чабышларында алдынгылыкны бирмәгән Илназ һәм кул көрәше буенча район ярышларында күп тапкырлар призер булган Гөлназ, курайда халкыбыз көйләрен бик матур башкаручы, татар кызларына гына хас җитезлек һәм тыйнаклык белән оста итеп биюче Рузинә һәм Руфинә, спорт ярышларында һәрвакыт актив катнашучы Ильвир һәм Ильмир, иҗади сәләтләре белән аерылып торучы рәссам кызларыбыз Алия һәм Альбина бәйрәмебезнең бизәге булдылар. Алар тамашачыларны үзләренең матур биюләре һәм шигырьләре белән бүләкләделәр. Кунакларыбыз - игезәк сыңарлары Фәридә Галиуллина, Гөлия Дәүлиева үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, игезәкләргә матур теләкләрен җиткерделәр. Игезәк булуның бер генә тискәре ягын да атый алмадылар алар. Игезәкләр бер -берсе өчен иң яхшы сердәш һәм киңәшче, теләсә кайчан ярдәм кулы сузарга әзер булган тугры дус икән.

Бәйрәм "Еллар сезне бер-берегездән аерып, төрле җирләрдә яшәргә туры килсә дә, туганлык җепләрегез өзелмәсен, канатларыгыз каерылмасын!" дигән теләк белән тәмамланды.

Гүзәлия Измайлова,

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X