Игътибар: ата-аналар комитетлары арасында бәйге үтә
Яңалыклар

Игътибар: ата-аналар комитетлары арасында бәйге үтә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Гаиләне социаль яклау һәм гаилә кыйм­мәтләрен саклау милли ата-аналар комитеты" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы белән берлектә республикада "Тату сыйныфның серләре" бәйгесе игълан итте. Әлеге конкурста класс яисә мәктәпнең ата­-аналар комитетлары катнаша ала. Нигезләмәдә күрсәтелгән шартлар буенча комитет үзләренең эшчәнлеге турында фотоальбом һәм визит карточкасы әзерләргә, берәр...

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы "Гаиләне социаль яклау һәм гаилә кыйм­мәтләрен саклау милли ата-аналар комитеты" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы белән берлектә республикада "Тату сыйныфның серләре" бәйгесе игълан итте. Әлеге конкурста класс яисә мәктәпнең ата­-аналар комитетлары катнаша ала. Нигезләмәдә күрсәтелгән шартлар буенча комитет үзләренең эшчәнлеге турында фотоальбом һәм визит карточкасы әзерләргә, берәр чараның сценариен тәкъдим итәргә һәм проект якларга тиеш. Бәйгенең мәктәп этабы - 10 мартка, муниципаль этабы 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләр район данын республика этабында яклаячак. Финал 29 апрельгә билгеләнгән.


Нет комментариев