Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игътибар: Йосыф Хәернасовны белүчеләр бармы?

Быел Ростов өлкәсен немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел тула.

Шушы уңайдан өлкәнең Зерноград районы "Эзләү" төркеме җитәкчесе Татарстанның "Хәтер" китабы редакциясенә ил азатлыгы өчен сугышканда Ростов җирләрендә һәлак булган 52 татарстанлының исемлеген җибәргән. Аларның күбесе Зерноград районының Каменный хуторы зиратына җирләнгән. Исемлектә 1896 елда Сабабаш авылында туган Йосыф Хәернасов та бар. Ул фронтка Саба районы хәрби комиссариатыннан алынган, 72нче аерым инженер-саперлар батальонында хезмәт иткән. Сугышта алган яраларыннан 1943 елның 15 маенда 1606нчы госпитальдә вафат булган. Зерноградның иске зиратына җирләнгән. "Бәлки аның туган-тумачалары исәндер һәм алар бүгенгәчә Йосыф Хәернасовның язмышы турында төгәл берни дә белмиләрдер",- дип яза "Хәтер" китабы редакциясе хезмәткәре В.Липатникова. Й.Хәерносовның туганнары яки аның турында белүчеләр булса, редакциягә хәбәр итсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев